Районыбыз намуслы үткәне, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ихтирамга лаек шәхесләре белән ямьле

2019 елның 13 сентябре, җомга

Районыбыз намуслы үткәне, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ихтирамга лаек шәхесләре белән ямьле. Андыйларның күп булуы куанычлы. Тәнзилә Закирова да шундыйлар рәтендә.

Тәнзилә апаны районда белмәүчеләр сирәктер. Гомеренең ярты гасырга якынын Урта, Зур Бирәзәдә, Арчаның “Колос” мәдәният йортында, “Октябрь” кинотеатрында кино куюга багышлаган, шул еллар эчендә никадәр яшь буынны кино сәнгате аша тәрбияләгән, бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, меңләгән тамашачыны сөендереп яшәгән фидакарь кеше ул.

40 елдан артык җилкәсеннән кинофильм тартмалары төшмәгән Тәнзилә апаның. Районыбыз киносөючеләрен беренчеләрдән булып яңа фильмнар белән таныштыручы да ул. Яңа чыккан фильмнарны Биектаудан, Казаннан ташуы турында бүген дә бар нечкәлекләре белән искә ала. Авыр йөкне поездга утырып ташуның кыенлыгын үзе генә белгәндер. “Мин 14 яшемнән кинога билет сата башладым”, — дип сөйли Тәнзилә апа хезмәт юлының башлангычы турында. 1965 елда ул киномеханик ярдәмчесе булып урнаша. Тагын бер елдан төп киномеханик булып эшли башлый, читтән торып техникум тәмамлый, лаеклы ялга чыккач та дәвам итә хезмәтен.

27 августта ел да Россиядә кино көне билгеләп үтелә. Быел әлеге датага бер гасыр булды. Кино сәнгате тарихына күз салсак, аңа 100 ел гына да түгел, безнең илдә киң аудиториягә нәфис фильмны 123 ел элек үк күрсәткәннәре билгеле.

Заманында бик күп- ләрне елаткан, зал тутырып халык җыйган һинд фильмнарын да районда беренчеләрдән булып Тәнзилә апа алып кайткан. Бүгенге көндә ул яшьләргә үткәннәрен, 100 килога якын йөкне аллы-артлы күтәреп ташып йөрергә туры килсә дә, сагынып сөйләргә ярата. Тырышлыгы белән заманында районның кино сәнгатен республика күләмендә танытып, алдынгыларның берсе була. Тырышлыгының нәтиҗәсен җитәкчелек тә күрә белгән – Тәнзилә Закирова күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары иясе. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның үзенә бүләк тапшырганда әйткән рәхмәт сүзләрен бүгенгәчә хәтерендә саклый. Газета битләрендә урын алган язмалар, “Арча” радиосы аша яңгыраган тапшырулар, кичәләр Тәнзилә Закированың тырышлыгы хакында сөйли. “Арча” радиосы белән дуслыгы бүгенгәчә дәвам итә, якын кешеләренә, танышлары, дусларының гомер бәйрәмнәрен, истәлекле даталарын онытмыйча, котлау сүзләренә кушып җырлар бүләк итәргә ярата ул.

Кино көнен ел да көтеп ала Тәнзилә апа. Быел аңа, истәлекле дата уңаеннан, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм бүләк итте: заманында үзе халыкка күрсәткән кайбер фильмнардан өзекләр тәкъдим ителде, ул яраткан җырлар, рәхмәт сүзләре яңгырады, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Хезмәте белән ихтирам казанып, яшь буынны тәрбияләүгә күп көч керткән Тәнзилә Закированы олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Ул күрсәткән фильмнарны карап үскән буыннардан берәрсе Арча урамында танып дәшсә, аңа моннан да зур бүләк юк. Хезмәтенең нәтиҗәсе ихтирамга лаек итте шул аны.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International