Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узды

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узды.  Дүртенче тапкыр үткәрелә торган бәйрәмдә Татарстан һәм Россия районнарыннан 118 спортчы катнашты.  

         Чара кысаларында өлкәннәр һәм яшүсмерләр өчен төбәк һәм халыкара йөгерешләр, «авыл егетләре», «Аударыш» атларында көрәш буенча бәйге, арбага җигү тизлеге буенча конкурслар һәм иң үрнәк алып бару һ.б. уздырылды. Бәйрәмнең иң күркәм үзенчәлеге - татар токымыннан булган атлар чабышы. Җиңүчеләр :

18 яшькә кадәрге егетләр арасында::

60 кг. га кадәр авырлык категориясендә:

1 урын Фәхриев Булат (АПК)

2 урын – Сәләхетдинов Ралиф (Арчаның 6нчы мәктәбе)

3 урын-Таҗетдинов Динарис (АПК).

60 килограммнан артык авырлык категориясендә:

1 урынны Нурисламов Раниф (АПК) яулады)

2 урын – Мөбәрәкшин Инсаф (АПК)

3 урын-Һадиев Марат (6нчы мәктәп).

18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында:

70 кг. га кадәр авырлык категориясендә:

1 урын-Хәкимҗанов Рамил (Яңа Аты))

2 урын-Маннанов Фәнгиз (Түбән Мәтәскә)

3 урын-Хәмзин Азат (АПК).

70 килограммнан артык авырлык категориясендә:

1 урынны Иске Кишет авылыннан Ситдыйков Альберт алды)

2 урын-Рәхимов Фаил (Түбән Мәтәскә)

3 урын-Шакиров Илфат (АПК).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International