Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңалыклар
2012 елның 26 сентябре, чәршәмбе
Авыл хуҗалыгы өлкәсенә белгечләр әзерләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең производствога өйрәтү мастеры Ибраһимова Тамара Мидхәт кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
23 сентябрьдә шәһәр стадионында “Татарстан кроссы–2012” республика массакүләм ярышлары булып узды. Үз үлчәү авырлыкларында Эмиль Мостафин һәм Гөлназ Зыятдинова (Арчаның беренче мәктәбе), Фәнүзә Сәләхова (Урта Курса), Илнур Әһлиуллин һәм Энҗе Гыйззәтова (педагогика көллияте), Адель Мөҗипов, Хәйдәр Зәйнуллин һәм Фәгыйлә Борһанова (“Олимп” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе) һәм Гүзәлия Гыйниятова (Арчаның икенче мәктәбе) беренче урыннарны яуладылар.
Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр декадасын бәйрәм концерты белән башлап җибәрергә әзерләнә. Анда район Мәдәният йорты үзешчәннәре белән бергә район ветераннар советы каршындагы үзешчән ветераннар да катнашачак. Ул 2 октябрьдә көндезге 13 сәгатьтә башлана. 3 октябрьдә район Мәдәният йорты каршындагы концерт бригадасы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында концерт белән чыгыш ясаячак.
Яңа уку елы Арча укучылар йортындагы өлкән сыйныфлар Думасына да үзгәрешләр кертте. Чираттагы утырышта Думаның спикеры итеп бишенче гимна-зиядән Гүзәл Зиятдинова, вице–спикер итеп Булат Төхвәтуллин (5 гимназия) һәм комитетлар башлыклары сайланды. Яңа елга план билгеләнде. Шулай ук утырышта Альфиза Урманова (1нче мәктәптән) лидерлык нигезе турында лекция укыды.
Ай ахырында якташыбыз, танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Габделфәрт Сафин район халкы алдында зур концерт белән чыгыш ясаячак. Тагын шунысы бар, үзенең “Уфалла арбасы” дигән җырына клипны да җырчы безнең Арча районында, туган авылы Симетбашта төшерде. Бу җырда Габделфәрт Сафинның балачагы, уфалла арбасы тагып әнисе белән болынга йөргән, ял иткән вакытларында уфалла арбасыннан сәхнә ясап, концерт куюлары тасвирлана. Клипның режиссеры — “Җидегән чишмә” халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов. Катнашучылары — режиссерның тормыш иптәше Рәзинә, уллары Раяз һәм Рәсим.
РАЙОН ХУҖАЛЫКЛАРЫНДА 63600 гектарда туфракны төп эшкәртәсе бар. 25 сентябрьгә шуның 48168 гектары эшкәртелде, 9310 гектарда сөрү катламы тирәнәйтелде.
1467 ГЕКТАРДАГЫ БӘРӘҢГЕНЕҢ 1097 гектары алынды. Бер гектардан уртача уңыш — 74,8 центнер.
16872 ГЕКТАРДАГЫ КУКУРУЗНЫҢ 13306 гектары урылды.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА 19 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр “Балаларның юл куркынычсызлыгы декадасы” уза. Әлеге чорда мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча ачык дәресләр үткәрелә. Балалар бакчаларында төрле конкурслар һәм викториналар оештырыла.
АРЧА РАЙОНЫ эшмәкәрләренең “Прогресс” берлеге 28 сентябрьдә Арча шәһәренең Галактионов урамы, 27 йорт (мунча бинасы, ишегалдыннан керәсе) адресы буенча бизнес үзәген ачу тантанасына чакыра. 10 сәгатьтә башлана.
АВЫЛ ХАЛКЫ АРАСЫНДА сәламәтлекне ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында 29 сентябрьдә Арча шәһәрендә “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика кроссы буенча беренчелек уздырыла. Башлана 10 сәгатьтә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз