Изге йортлар иман нуры тарата

2012 елның 26 сентябре, чәршәмбе
Изге йортлар иман нуры тарата
Мәчеткә якын җирләрдән узган чакта азан тавышы ишетелсә, күңелгә рәхәт хисләр тула, бу мизгелне озаккарак сузасы килә башлый. Соңгы ун–унбиш ел аралыгында авылларыбызда мәчетләр күпләп төзелә башлагач, халык азан тавышларын ишетеп, изге иман йортларына намазларга йөреп җаннарын сафландыра алуга иреште.
Районыбыз җирлегендә бүгенге көндә 76 мәчет эшләп килә. Димәк, никадәр халык дога ишетә, авылларыбызга иман иңә! Мәчете булган һәр авыл халкы шөкер кылып яшидер моңа. Бүгенге көндә мәчетләребезгә йөрүчеләрнең сафын күпчелек өлкән буын кешеләре тәшкил итә. Яшь буынга, балаларыбызга дини тәрбия, гыйлемне тиешенчә бирә алсак, киләчәктә мәчетләрнең гомере дәвамлы булачак.
Мәчетләрнең эшчәнлеге, мәхәллә буларак теркәлгән һәм җир документларының тәртиптә булуы, хәл итәсе мәсьәләләр, аларны чишү юлларын эзләү, зиратларның торышын карау максатыннан муниципаль район башлыгы урынбасары Л.Осина җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары, авылларда булып, аларның яшәеше белән танышып йөрделәр.
Ике көн буена барган сәфәрдә 50гә якын мәчеттә булырга туры килде. Һәрберсенә кереп, имамнар, өлкәннәр белән аралаша торгач, вакыт су агымыдай сизелми үтеп тә китте. Юлыбыз Яңа Кишеттән башланды. Яңа һәм Иске Кишеттә мәчетләргә халык йөри, биредә теләүчеләргә укулар оештырылган, балаларга да дини сабак өйрәтәләр. 1774 елда төзелгән данлыклы Кышкар мәчет–мәдрәсәсе бүген дә тулы куәтенә эш алып бара, дини сабак бирүдә дә көч куя. Мәчеткә килүчеләр бер уңайдан дөньяви белемен дә арттыра ала, чөнки авыл китапханәсе дә шул бинада урнашкан. Шунлыктан, ут, газ өчен түләүләр проблемасы юк. Симетбашта да түләүләр хәл ителгән. Аны “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте үз өстенә алган (генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин шушы авылдан). Тик авыл кечкенә булганлыктан, мәчеткә йөрү-челәр бик аз, укулар да оештырылмый.
Ташкичү мәчете Ш.Мәрҗани исеме белән бәйле. Бүген дә анда дини сабаклар укытыла, халык та намазларга йөри. Имам Р.Галәветдинов, яшь булуына карамастан, тормышын алып бару өчен хезмәт куярга да, имам буларак вазыйфаларын башкарырга да вакыт таба. Ташкичү авыл җирлегенә караган Кысна, Мәмсә авыллары мәчетләре җомга саен 5–6 кеше җыя. “Кысна авылы халкы үз көче белән зират коймаларын төзекләндерергә тотынды, ә Мәмсә авылы зиратын чисталыгы, тәртиплелеге белән күпләргә үрнәк итеп куярлык”, – ди авыл җирлеге башлыгы урынбасары Р.Шәвәлиева.
Яңа Кенәр мәчете зур, ике катлы. Биредә 5 мөгаллим 50гә якын кешегә гыйлем бирә. Бәйрәм ашлары уздыру, укыту өчен аерым бүлмәләр, хәтта Интернетта үз сайтларына кадәр бар. Имам Ирек Галиев, күрше–тирә авылларга да барып, халыкны гыйлем серләренә төшендерергә тырыша. Тик мәчеткә күп чыгымнар торган төзекләндерү сорала: тәрәзә рамнары тузган, алмаштырырга кирәк. Иганәчеләр ярдәменнән башка мәсьәләне хәл итеп булмаячак. Биредә халыкны булышуга этәрүче тагын бер үрнәк бар: ел саен һәрбер хуҗалыкка ярдәм сорап хат язып тараталар. Мөмкинлеге булган кеше кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә.
Мәчетнең территориясе шактый зур, шунлыктан тирә-ягын гел чистартып, тәртипкә китереп тору сорала. Моның өчен бернинди чыгымнар да таләп ителми, бары теләк кирәк. Изге урынга юл һәрвакыт балкып торырга тиеш.
Сөрде авылы мәчетенә җомга көннәрендә унлап кеше йөрсә, күршедәге 87 хуҗалыклы Түбән Оры, Шурабаш авылларында гадәти көннәрдә түгел, җомга намазына да бик аз киләләр, диләр. Түбән Оры мәчете имамы Рәфыйкъ Йосыпов моңа бик борчыла. Ә менә Шурабаштан ике чакрымдагы Шурада бөтенләй башка хәл: өлкәннәр мәчеткә бик теләп йөри. Яңа Сәрдә мәчете 1856 елда төзелеп, бүген тагын хезмәт итә (2005 елга кадәр мәктәп булган). Бина телгә килсә, ниләр генә сөйләмәс иде икән?
Шекә авылы мәчете 2002 елда ачылган. Имам Тәвис Локмановның уллары мәчеткә һәрьяклап ярдәм итеп кенә калмыйча, зиратка да койма тотканнар. Шушмабаш мәчетен дә үрнәк дияргә була. Биредә җомга намазларына 20ләп кеше йөрсә, гает намазларында шыгрым тулы була.
Мирҗәм авылы мәчетендә быел җәй Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинның уллары ярдәмендә ныклап төзекләндерү алып барылган, коймасы яңартылган.
Сарай–Чокырча, Штерә авыллары мәчетләре нур бөркеп утыра. Сарай–Чокырчаның имамы Васыйл Минһаҗев бик абруйлы кеше.
Сеҗе, Сикертән авылы мәчетләренең чыгымнарын “Ак Барс–агро” ширкәте күтәрә. Тик Сеҗедә халык мәчеткә бик йөрергә яратмый. Югыйсә, дини мәҗлесләр дә үткәрәләр, укулар да оештыралар. Сеҗе, Ташкич мәчетләрендә кызыксындыру чаралары да кулланалар: мәчетләргә сабакка йөргән балаларга еллык хисап җыелышында “Ак Барс–агро” ширкәте бүләкләр бирә.
Иске Чүриледәге мәчет юлчылар өчен дә намаз укырга уңайлы. Имамы булмаса да, ул тәүлек буе ачык.
1995 елда төзелгән Лесхоз мәчетенә авыл кешеләре генә түгел, юлчылар да яратып йөри.
Гомумән алганда, иман йортларының тышы да, эче дә күркәм, үзенә тартып тора. Тик күпчелегендә бер проблема: кеше йөрми. Шунысы куанычлы, һәр мәчет Ураза, Корбан гаете кебек дини бәйрәмнәрдә халык белән тулы була. Мәрхәмәтле бәндәләр ярдәме белән җәйге лагерьлар оештырыла. Халыкны, балаларны мәчетләргә җәлеп итү өчен имамнар төрле ысуллар кулланып карый. Мәсәлән, Хәсәншәех мәчетендә җәйге лагерьга Балтачтан вожатыйлар чакыртып, махсус программа нигезендә эшләгәннәр. Әлбәттә, балаларга ул бик ошаган. Мөрәледә исә, лагерьга йөрүче балаларга азан әйтергә өйрәтүне максат итеп куйганнар. Азан әйтергә өйрәнгәч, балалар мулланың уң кулына әверелә. Хәзер шулар, мәчеткә дини укуларга килеп, үзләре белән дусларын да ияртәләр. Үз эшенә җаваплы караган имамлы мәчетләрдә һәрьяктан тәртип: халык та канәгать, зираты да ялт итеп тора.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International