Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ташкичүдә – медпункт, Яңа Кенәрдә – интернат
2012 елның 26 сентябре, чәршәмбе
Ташкичүдә – медпункт, Яңа Кенәрдә – интернат
“Арча КСМы” ширкәте коллективы башкарган эшләргә исең китәрлек. Быел тапшырган объектларын санау өчен генә дә күпме вакыт кирәк булыр иде.
Әле күптән түгел генә Арча шәһәренең көньяк өлешендә мәдәни–спорт үзәге ачылды, Арчаның икенче номерлы урта мәктәбе ныклап төзекләндерелде, аларның сыйфатына, эшләнешенә республика Президенты да югары бәя бирде. Алар төзегән фатирлар, төзекләндергән биналар күпме!
Быел мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген карап йөргәндә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров: “Ташкичү халкы, җитәкчеләр медпунктны төзекләндерүне сорый, ә нигә мәктәпнең буш өлешендә аның яңасын ачмаска? Рафаэль Әдһәмович командасы аны эшләп тә бирә”, — дигән иде.
Бу вакытта “Арча КСМы” егетләре мәктәпнең түбәсен ябалар иде. “Бик әйбәт чыга, монысын да шулай эшләп бирегез инде”, — дип мактап алды төзүчеләрне район башлыгы.
Әлеге сөйләшүдән соң бер ай дигәндә яңа фельдшер–акушерлык пункты әзер дә булды. 24 сентябрьдә аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Алмас Назиров Рафаэль Муллагалиев җитәкләгән “Арча КСМы” төзүчеләренә, аның урынбасары Азат Җәләлетдиновка рәхмәт әйтте, яңа медпункт сафка басуны авыл тормышында мөһим вакыйга дип атады.
— Медпункт, башлангыч мәктәп һәр авылда булуы мөһим, — диде ул. — Бөтен әйбер беренче чиратта кешеләр турында кайгыртуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Әлеге фельдшер–акушерлык пунктының мәктәптә булуы да бик әйбәт, балалар өчен җайлы, авыл халкына да уңайлы, керү юлы да аерым.
Районның баш табибы Тәлгать Баһаветдинов та тагын бер яңа пункт ачылуга бик шат.
— Авылларда яшәүчеләрнең сәламәтлеге турында кайгырту юнәлешендә эш алып барыла, — диде ул. — 41 авылда беренчел медицина ярдәме күрсәтелә ала торган йорт хуҗалыклары булдыру планлаштырыла.
— Монысы икенче нәрсә, — диде район башлыгы. — Авыл саен медпунктлар булдыру мөмкинлеге эзләргә кирәк.
Кырык ел медицина өлкәсендә хезмәт иткән Эльмира Маликова авыл халкы, хезмәттәшләре исеменнән рәхмәт сүзләре ирештерде.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров яңа пункттагы шартларга, җиһазлануына югары бәя бирде.
Бу көнне Яңа Кенәрдә дә күңелле вакыйгаларның чираттагысы (аннан алдагыларының әле “җылысы” да суынмаган) — быел сафка баскан мәһабәт лицейның интернатын кабул итү булды.
— Безнең өчен көтеп алган, тарихи вакыйга бу, — диде лицей директоры Зөлфия Хәйруллина. — Балалар, ата–аналар сөенеп бетә алмый, Алмас Әминович, Сезгә, төзүчеләргә зур рәхмәт!
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров үзенең чыгышында әлеге бинаның тарихын сөйләп алды.
— Килгән саен тирә–якның ямен алып утырган бу бинаны нишләтеп була? — дигән сорау борчый иде. Берәр эшмәкәрлек цехы ачучы юкмы дип тә тәкъдим итеп карадык. Аның язмышын хәл итүдә республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Тәлгатовна Минкина (ул сезнең каршыда басып тора) мөһим роль уйнады: “Ремонтка 5 миллион сум акча бирү мөмкинлеге бар”, — диде. Без башта аны педагогика көллиятенең тулай торагын ремонтлауга тотарга уйлаган идек. Алай барып чыкмагач, Яңа Кенәрдәге менә шушы бинага тотарга насыйп булды.
Район башлыгы юллар булмаган ерак авыллардан килеп укучы балалар өчен интернатның бик кирәк булуын әйтеп үтте. Юллар булмагач, автобус та йөртеп булмый. Ә монда балаларга яшәү, дәрес әзерләү, ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина Арча районында төзелешкә зур игътибар бирелүен әйтте, мәгариф объектлары күпләр сокланырлык хәлдә. “Яңа Кенәрдә шундый интернат ачылу — барыбыз өчен дә зур куаныч”, — диде ул.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз