Максатлары – ватандашларының каберләрендә булу

2019 елның 20 сентябре, җомга

Максатлары – ватандашларының каберләрендә булу

Арча башындагы кечерәк кенә зиратка игътибар иткәнегез бардыр. Аның каралган, һәрчак тәртиптә булуы да күзгә ташланмый калмый. Халык телендә немец зираты дип йөртелә ул. Әмма чынлыкта биредә әсирлеккә алынган немецлар гына түгел, венгрлар, румыннар, поляклар да күмелгән. Сугыш елларында Арчада булган вакыйгаларны яхшы хәтерләүчеләр бар. “Әле дә хәтерлим, җәяүләп станциядән алып менәләр иде аларны. Ачлар, ялангачлар. Жәлләп кайбер кеше ипи дә ыргыта иде үзләренә”, – дип сөйли берсе. “Ат арбаларына әрдәнәләп төяп үлгәннәрен зиратка илтеп бушаталар иде”, – ди икенчесе.

Нәкъ шулай булган да. Җәен ат арбаларына өеп, мәетләрне шушы зиратка илтеп күмгәннәр. Кышын чиркәүгә бушатып торып, аңа якмыйча, көннәр җылынып, җирне казый ала башлаганчы шунда тотканнар. Аннан илтеп күмгәннәр. Бу зиратка барлыгы ике меңгә якын кеше күмелгән. Шуларның 1088е немец солдатлары. Менә шуннан немец зираты дигән исем киткән. Венгрлар, поляклар, румыннар каян килгән соң?

– Фашистлар безгә каршы сугыш башланганчы бу илләрне буйсындырырга, аның кешеләрен үз солдатлары итәргә өлгергәннәр, – ди бу тема буенча күп мәгълүмат туплаган Рәмзия Хәмидуллина. – Әсирләр арасында башка милләт вәкилләре дә булуы шуның белән аңлатыла. Безнең Арчада башта 3655 номерлы эвакогоспиталь булган. 1943 елда хәрби лагерь итеп үзгәрткәннәр. Дәваланып бетмәгән авыруларны Вятка Аланына җибәргәннәр. Ә әсирлеккә төшкән солдатларны хәрби лагерьга безгә җибәргәннәр.

Зираттагы тәртип турында ишетеп, күреп беләм. Кемнәр кайтып, карап, чистартып, төзекләндереп торуы турында төгәл мәгълүмат таба алмадык. Казанда шундый бер җәмгыять бар бугай, диделәр.

– Ничек кенә булмасын, андагы тәртипне үрнәк итеп алырлык. Ташлар куелган. Кайберләре аерым да күмелгән, – ди Рәмзия Хәмидуллина. – Анда венгрлар да кайтып төзекләндерү эшләре алып барды, 2010 елда немецлар да булып китте. Әле яңа гына японнар кайтты. Тугыз кеше. Биредә Цузита Сигеди исемле бер япон да күмелгән. Максатлары – ватандашларының каберләрендә булу. Бер Арчада гына түгел, Россиядә кем күмелгән, барлык урыннарны да йөреп чыгу. Исемлек белән килгәннәр, кемнең кайда күмелгәнен беләләр. Туганнары яки якыннары түгел. Махсус җәмгыять төзеп, шушы эшкә алынганнар.

Японнарны Мәскәүдә Япония илчелеге әгъзасы Аяка Сан каршы алган. Ул тәрҗемәче буларак озатып та йөргән. Японнар башта Алабугада булганнар, аннан Кизнерга киткәннәр. Һәм Арчага кайтканнар.

– Японнар иң беренче зиратка бардылар. Үз ритуаллары бар. Кабергә флагларын, янына ашау ризыкларын тезеп куйдылар. Гимннарын, җырларын башкардылар. Шәмнәрен яндырдылар. Яшел төстә, өч тармаклы шәмнәр. Һәрберсе шуны махсус урын әзерләп кабер каршына урнаштырды. Аннан кулларын күкрәкләренә куеп, дога укыдылар. Соңыннан бу ризыкларны, флагны, шәмнәрне җыеп алдылар, каберлектә ике бәйләм чәчәк кенә калдырдылар, – ди кунакларны озатып йөрүчеләрнең берсе Рәмзия Хәмидуллина.

Моннан тыш, Япониядән кайткан кунаклар сугыш елларында эвакогоспиталь урнашкан Арчаның өченче мәктәбендә, мәктәптәге музейда булганнар, җитәкчесе Люция Фатыйхова сөйләгәннәрне бик яратып һәм игътибар белән тыңлаганнар. Бер сыйныфка кереп, укытучы Гөлнара Вильданова белән татар алфавитларын әйтергә өйрәнеп караганнар. Ләйсән Нурмөхәммәтова инглиз телендә тарих-этнография музее, шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныштырган, сорауларына җаваплар биргән. Татар усадьбасында Ләйсән Яруллина тәмле ризыклар белән сыйлаган. Рәмзия Хәмидуллина үзләренә истәлеккә эвакогоспитальгә багышлап эшләнгән альбом бүләк иткән.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International