Билгеле булганча, 14 октябрьдән Татарстанда телевизорлар федераль каналларны цифрлы форматта күрсәтә башлый. Моңа кадәрге “аналог” телевидениесе эшләүдән туктый.
Цифрлы форматка күчкәч авылларда – 20ләп телеканалны бушка карап булачак. Шәһәр җирендә телевизорлар электән үк күп каналларны тота. Телевизор иске булса, цифрлы телевидение сигналларын тоту өчен аңа махсус приставка, антенна алырга кирәк була. Яңа телевизорлар цифрлы телевидениене кабул итә, бары тик көйләргә генә кирәк.
Татарстанда кайбер категориядәге социаль якланмаган гражданнарның приставка сатып алуга тоткан чыгымнары компенсацияләнә.
– Компенсация цифрлы телевидение приставкасының яки антеннасының факттагы бәясеннән чыгып, әмма һәр җиһаз буенча 1000 сумнан да артык булмаган күләмдә түләнәчәк, – ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова. – Әлеге компенсацияне алу хокукы уртача кереме яшәү минимумыннан ким булган, балага айлык пособие алучы күп балалы гаиләләргә, уртача кереме яшәү минимумыннан ким булган, балага айлык пособие алучы, инвалид баласы булган гаиләләргә, 70 яшь тулган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге, уртача кереме 20000 сумнан артмаган ялгыз яшәүче пенсионерларга (пенсионерлардан торучы гаиләләргә), уртача кереме 20000 сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидларга (инвалидлардан торган гаиләләргә) бирелә.
Компенсация алу өчен 2019 елның 1 декабренә кадәр матди ярдәм республика үзәгенең яшәү урыны буенча бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм йорт хуҗалыгының һәр әгъзасының компенсация түләү турындагы гаризаны биргәнгә кадәрге өч айлык керемен раслаучы, цифрлы телевидение тапшыруларын кабул итү өчен кирәкле приставка һәм антеннаны сатып алуны раслаучы документлар тапшырырга, банкта счет ачылган булу, акча күчерү өчен аның реквизитлары кирәк. Балага айлык пособие алучы гаиләләргә керемнәр турында документлар тапшырасы юк.
Безнең районда яшәүчеләр сораулары булса 3-13-30, 3-13-34 номерларына шалтырата алалар. Адрес: Арча шәһәре, Банк урамы, 6в йорт.
Арча районында компенсация алырга хокуклы 2000нән артык кеше бар. Әлегә аларның 24е генә тиешле документларны тапшырган.