Кубок – “Ашыт” ширкәтендә

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

20 сентябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов баш зоотехниклар, ветеринария табиблары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә терлекчелектә сигез айлык эшкә һәм август аена йомгак ясалды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов һәр хуҗалык буенча анализ ясады.

– Күпме сөйләшү, таләп итүгә карамастан, терлекләрнең баш саны  буенча хәлне төзәтә алмадык, – диде ул. – 1 сентябрьгә терлекләрнең баш саны узган елның шул чорына караганда 289 башка кимрәк булды. “Тукай”, “Кишет”, “Игенче” ширкәтләре терлекләрне шактый гына арттыра алдылар.

Быел 8 айда узган елның шул чорына караганда 13027 центнер сөт артыграк савылды. “Тукай”, “Төрнәле–Пошалым”, “Яңарыш”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Таң”, “Ашыт”, “Ташкичү”, “Казанка”, “Игенче” ширкәтләрендә сөт җитештерү 61–10 процентка артты. “Ватан”, Сафиуллин А.В., “Аю” ширкәтләрендә 94–89 процент кына тәшкил итте.

Ит җитештерүдә “Кишет” хуҗалыгы алда – 8 айда 1391 центнер ит күбрәк җитештерелде. Үсеш – 231 процент. “Ташкичү”, “Төрнәле–Пошалым”, “Тукай”, “Ашытбаш” хуҗалыклары 16–11 процент үсеш бирделәр.

Нәсел эше буенча белгеч Җәмхәрия Зарифуллина һәрвакыттагыча үтемле, урыннардагы хәлне яхшы белеп, киңәшләрен биреп чыгыш ясады. “Ватан” хуҗалыгында 8 айда узган елның шул чорына караганда 156 бозау артык алынган. “Кызыл Яр”, “Северный”, “Ватан”, “Таң” ширкәтләрендә дә нәсел эшенә игътибар зур.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов август аенда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды. “Ашыт” ширкәте беренче урында, күчмә кубок шушы хуҗалыкка бирелде. Икенче урында – “Ташкичү”, өченче урында “Курса МТСы” ширкәтләре.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International