Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 2 октябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрү планлаштырыла.

Чараны 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр Арча шәһәре, Банк урамы, 6В йорт адресы буенча консультантларның составы алмашу юлы белән тәнәфессез үткәрү планлаштырыла.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге  белгечләре тарафыннан (8.00 сәгатьтән  9.30 сәгатькә кадәр), суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (9.30 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр), Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы (11:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр), «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ (12.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр), Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы (14:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр)  күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International