Апазда яшәүче Рәхимә апа Миннебаевага 100 яшь тулды. Хәзерге вакытта ул Казанда, кызында яши. Шуңа юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Казанга барып котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.
Рәхимә апа революциядән соң, 1919 елда дөньяга килгән. Гаиләдә алты бала булса, беренчесе – ул. Алты бала, юклык заман – хәерчелек аларны да читләтеп үтмәгән. Бик яшьли, 1938 елда Апазның Фаяз исемле егетенә кияүгә чыккан.
– Әнинең күргәннәре... язып кына бетерерлек түгел. 1939 елда тиф белән авырткан ул. Самолет белән Казанга алып киткәннәр. Авыруны җиңеп чыккан. Хәзер алып кайтасы бар бит. Туганнар авылга үлде, дип хәбәр салганнар. Югыйсә, алып кайтырга ат бирмиләр. Шундый заманалар булган, – дип искә төшерә әнисе сөйләгәннәрне кызы Рәйхана. – 1939 елда әтине фин сугышына алганнар, аннан исән-сау кайткан. 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына киткән. Әни йөкле булып калган. Ринат абый шул елны октябрь башында туган. Әти кайтканда ул инде йөгереп йөри торган бала булган.
Авылда ул чорда хатын-кызлар гына кала. Бөтен авырлык алар җилкәсенә төшә. Үткен, кыю булуын искә алып, Рәхимәне бригадир итеп куялар. Баланы әби-бабайда калдырып, эшкә чыгып йөгерә торган була яшь хатын.
Сугыш бетә, ире кайта, тагын дүрт балалары туа. Дөньялары түгәрәкләнә. Матур гына яшәп китәләр.
– Бик изге күңелле, кунакчыл кешеләр булдылар икесе дә. Урамнан үтеп баручыны күрсә, әтинең: “Рәхимә, Пөшәңгәр кешесе узып бара, чәеңне куй”, – дигәнен әле дә хәтерлим. Шул кешене чакырып алып, ашатып, чәй эчертеп чыгаралар иде, – ди яратып әти-әнисе турында Рәйхана ханым.
Рәхимә апа фермада бозаулар караган. Фаяз абый да, балалар да әнисенә булыша торган булганнар. Чөгендер, бәрәңге алуга (элек колхозларда бүлеп бирәләр иде бит) бергә гаилә белән йөргәннәр.
– Бик тәвәккәл, кыю булган ул. Ир кеше, хатын-кыз эше дип тормаган. Гомер буе тегү теккән. Әти-әниләре тегүчеләр булган. Пешерүгә бик оста иде. Шундый ягымлы, сөйкемле, матур, ак әби ул. Барыбыз да бик яратабыз аны, – ди авылда яшәүче оныгы Марсельнең хатыны Фирая ханым.
Матур гаилә булган. Акрынлап балалар үсеп буй җиткән, читкә чыгып киткәннәр, гаиләләр корганнар. Барысы да югары белемле, дәрәҗәле урыннарда эшләгәннәр. Хәзер алар да лаеклы ялда инде. Олы улыннан башкалары барысы да исән-саулар. Ринат абый узган ел вафат булган. Рәхимә апага бала югалту хәсрәтен дә кичерергә туры килгән. Ә ире үлгәнгә 25 ел үткән инде.
– Әни берүзе яшәде. Дөрес, без, бөтен балалары, гел кайтып тордык. Авылда яшәүче Ринат абый гаиләсе төп ярдәмчеләре булды. Әнинең 10 оныгы, 18 оныкчыгы, өч оныгының баласы гына бар. Барысы өчен дә кадерле ул. 2010 елда бер күзен алдылар. Башта авылга кайтып карадым. Аннан үз яныма Казанга алып киттем. Әни бит, кемдер карарга тиеш. Мин бердәнбер кыз бала буларак, әнине багуны үземнең бурычым дип таптым, – диде Рәйхана ханым. – Быел биреште. Кәеф тә, хәтер дә китте. Ярый әле, кызым, син бар, ди. Рәхмәтләр укый. Әнидән шундый сүзләр ишетү минем өчен зур шатлык. Исән-сау гына булсын.
Гөлсинә Зәкиева