Октябрьнең беренче көне Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без өлкән яшьтәге әти-әниләребезне, туганнарыбызны, якыннарыбызны котлыйбыз, аларның хезмәтенә, кешелеклелегенә, түземлек, сабырлыгына сокланабыз һәм рәхмәт әйтәбез.
Хөрмәтле ветераннар, сез гомерегез буе намуслы хезмәт иттегез, якыннарыгызны кайгырттыгыз, аруны белмәдегез, начарлык турында уйламадыгыз. Сез әхлакый кыйммәтләрне, матур гадәтләрне сакладыгыз һәм саклыйсыз, якыннарыгыз өчен ышанычлы терәк һәм тугрылыклы ярдәмчеләр булып торасыз. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, хезмәтегез, түземлегегез алдында баш иябез.
Безнең чын күңелдән әйтелгән теләкләрне кабул итеп алыгыз, сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, тормыштан ямь алып, якыннарыгыз кадер-хөрмәтендә яшәвегезне телибез! Көннәрегез якты һәм матур булсын! Күңелегез көр, йөрәгегез яшь булсын! Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ветераннар!
И.Г.Нуриев, муниципаль район башлыгы