“Төп йорт килене” бәйгесендә очраштым

2019 елның 4 октябре, җомга

Алсу Сәмигуллина белән мин беренче тапкыр “Төп йорт килене” бәйгесендә очраштым. Сәхнәдә очып кына йөрде ул, үзен һәрьяктан булган, уңган итеп күрсәтте. Ул чакта нинди урын алганын хәтерләмим, әмма үзе турында язу теләге туды. Яшь кенә булса да, бик кызыклы шәхес булып тоелды ул миңа. Ниһаять, Алсу белән очрашу өчен мөмкинлек тә туды. Укытучы бит ул, димәк, тиздән һөнәри бәйрәме.

Сөйләшә торгач, аның Чаллы кызы булуы билгеле булды. Ничек Яңа Кенәргә килеп чыккан?

– Әтием Вәис Яңа Кенәрнеке. Шунда йорт салып чыккан иде. Әби янына гел кайтып йөрдек. Ирем Руслан белән очраштым да, кияүгә чыгып, төпләнеп тә калдым, – диде ул.

Кечкенәдән музыка белән хыяллана Алсу.

– Беренче сыйныфта укыганда музыка дәресенә бер бик матур апа керде. Ул чәчләре, күзләре, күлмәге – сокланып туя алмадым. Өйгә кайткач әнигә: “Минем музыка укытасым килә”, – дидем. Икенче сыйныфтан әни мине музыка мәктәбенә бирде. Аккордеонда уйнарга тәкъдим ясадылар. Анда да, пианинода да уйнарга өйрәндем, хорга да йөрдем, солист та булдым, – ди Алсу Сәмигуллина.

Әнә шул музыка укытучысына гыйшкы аның бөтен тормыш юлын хәл итә дә куя. Алты ел музыка мәктәбендә укый, аннан Чаллы педагогия көллиятенең музыка бүлеген кызыл дипломга тәмамлый. Укытучысы Зөлфирә Әминованы нык-лы белем биргәне өчен рәхмәт сүзләре белән генә телгә ала.

Ә музыкага сәләт каян килгән соң кызга? Сәләтсез генә музыкант булып китеп булмый бит.

– Әбием дә, әтием дә бик матур җырлыйлар. Әни ягыннан дәү әти спектакльләр куеп йөргән, тальян гармунда уйнаган. Әнием Гөлсинә Акбитова-Шәрәфиева автор-башкаручы, үзе көйләр иҗат итә, үзе җырлый. Шулай буыннан-буынга күчкән, – ди Алсу.

 Моннан тыш, кыз бию түгәрәкләренә дә йөргән, гимнастика белән дә шөгыльләнгән. Әти-әнисе аны күпкырлы талант иясе булсын дип тәрбияләгән. Аны гына түгел, сеңлесе Гөлчәчәк Гәрәеваны да. Сеңлесе башта Ришат Төхвәтуллин төркемендә биюче булса, хәзер татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли. Алсу кечкенәдән хыялланганча музыка укытучысы һөнәрен якын күргән. Тормышта музыка балаларының үзләре өчен кирәк булыр дип уйлап ялгышмаган әти-әнисе.

– Казан мәдәният институтына укырга кердем. Бер елдан читтән торып укырга күчтем һәм Яңа Кенәрдә эшли башладым. Менә сигез ел инде мәктәптә музыка һәм рәсем дәресләрен укытам, – ди Алсу Сәмигуллина.

Шунда аның музыкаль эшчәнлеге дә башланып китә. Бер генә бәйрәм, бәйге, мәктәптәге чара аның катнашыннан башка үтми. “Шаян ТВ”да балаларын җырлата, хисап концертлары да оештыра, үзе “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашырга да вакыт таба, телевидениедәге “ҖырлаОКе” тапшыруында беренче урынны яулаган. Өченче ел рәттән “Без – Тукай оныклары” лагеренда өлкән әйдаман да ул. Җырлар да иҗат итә. Рәзилә һәм Рамилә Батыровалар аларны бик яратып башкара. Үзе дә җырлый. Ничек барысына да вакыт таба? Гаилә дә бар, улы Солтан үсеп килә.

– Балага сигез ай булганда эшкә чыктым инде мин. Кайнанам Зәмзәмия, кайнатам Рөстәм бик булышалар. Аларга бик рәхмәтлемен. Югыйсә, ике урында эшли алыр идеммени? Ирем дә мине аңлый. Һәрчак ярдәм итәргә тырыша.  Коллективым бик яхшы. Яңа Кенәр мәктәбендә эшләвемә сөенеп туя алмыйм.– ди Алсу. – Минем теләгемне чынга ашырырга булышкан әти-әниемә дә рәхмәттән башка бер сүзем юк. Гомумән, минем юлымда һәрчак яхшы кешеләр генә очрап торды. Шуның белән дә бәхетлемен.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International