Хөрмәтле укытучылар,тәрбиячеләр һәм ветераннар!
Сезне Укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Бу көнне без педагог һөнәрен сайлаучыларга йөрәктән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Безнең һәркайсыбыз белем дөньясына сәяхәтне укытучыдан, дәресләрдән башлый. Укытучы ул – барысы да, хәреф танытучы, белем бирүче, зирәк акыллы дус, иптәш тә, тормышта үз урыныңны табарга ярдәм итүче дә.
Район укытучылары һәрвакыт үзенең һөнәри дәрәҗәсен белде һәм белә, заман белән бергә атлый, белем сыйфатын күтәрү өстендә һәрдаим эшли, мәктәпнең электән яшәп килгән гадәт-йолаларын тагын да тулыландыра, олимпиада һәм конкурсларга җиңүчеләр әзерли, һөнәр дәрәҗәсен лаеклы рәвештә саклый. Сезнең хезмәтнең иң төп нәтиҗәсе – укучыларыгызның уңышы.
Хөрмәтле укытучылар! Бәйрәм көннәрендә олы хезмәтегез өчен безнең күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Укучыларыгыз Сезне уңышлары белән куандырып торсын, сүрелмәс энергия, түземлек, иҗат дәрте һәрвакыт юлдаш булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
И.Г.Нуриев, муниципаль район башлыгы