Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сезнең гомер – байлык
2012 елның 3 октябре, чәршәмбе
Сезнең гомер – байлык
Бу көнне өлкән кешеләр генә түгел, яшь буын вәкилләре дә ел саен көтеп ала. Үзләренә күрсәтелгән игътибардан өлкән кешеләрнең шатлануын күрү һәркем өчен куаныч ул.
Өлкәннәр көне — күпсанлы бәйрәмнәр арасында иң матурларының берсе.Чөнки ул илебез иминлеге өчен армый-талмый хезмәт куйган кешеләрне хөрмәтләү бәйрәме. Ә өлкәннәребез — тормыштагы гореф-гадәтләрне, рухи кыйммәтләрне буыннан буынга тапшыручылар, яшьләргә терәк булып, тормыш тәҗрибәләрен мирас итеп калдыручылар.
Районыбызда өлкәннәргә караш гел яхшы булса да, бу көн уңаеннан игътибар аеруча арта: төрле мәдәни чаралар үткәрелә, бәйрәм өстәлләре әзерләнә, концерт-лар куела, бүләкләр тапшырыла. Соңгы елларда Арча районында барган матур үзгәрешләрне күрсәтү традициягә әйләнеп килә. Быел да декаданың тәүге көнендә үк башлангыч оешма рәисләре Арча буйлап сәяхәт кылды. Узган елгы сәя-хәттән алган кичерешләре белән уртаклашып барган өлкәннәрне бер ел эчендәге аерма гаҗәпкә калдырды. Ни арада шулкадәр эш башкарылырга мөмкин, дип шаккатты алар. Ишекләрен киң ачып каршы алган, әле күптән түгел сафка баскан Арча станциясендәге күп функцияле мәдәни-спорт үзәгендә район үзешчәннәре матур җырларын бүләк итте, узган ел ноябрь башында ачылган “Бәләкәч” балалар бакчасы аллы-гөлле чәчәкләре белән каршы алды. Былтыр төзелеш эшләре генә барган бакчаны күргән өлкәннәр аның бүгенгесен җәннәт бакчасына тиң дип бәяләде. Бакчага 170ләп бала йөри. Бакча буйлап экскурсиядә йөргәндә, мөгаен, һәрбер өлкән кеше үзенең авыр вакытларга туры килгән ачлык–ялангачлык хөкем сөргән балачак елларын искә алмый калмагандыр һәм күңелләреннән бүгенге тормышка шөкер кылганнардыр. Арчаның 3нче номерлы башлангыч гомуми белем мәктәбе дә бу уку елыннан үзгәрешләр кичерә: бинаның иске өлешен ныклап төзекләндерү эшләре бара. Биредә балалар җыр-бию белән каршы алды. 165 бала укый, һәр кабинетта мультимедиа проекты эшли, быелгы уку елына җиһазлар яңартылган.
Аннан автобуслар өлкәннәрне Арча станциясе мәхәлләсенең күптән түгел ачылган “Изгеләр” мәчетенә алып китте. Андагы хозурлык өлкәннәрнең җаннарына шифа биреп, күңелләрен рухландырды.
Яңа уку елын ныклап төзекләндерелгән бинада башлап җибәргән Арчаның 2нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе җыр-моңга сәләтле укучыларының чыгышлары һәм мул табын белән каршы алды. Ә анда инде гармун моңнарына кушылып җырлаулар, күргән-ишеткәннәрдән алынган хис-кичерешләрне уртаклашу... “Газета битләреннән укып, телевидение аша күреп, республикада, районда барган сәясәт, көн сулышы, яшәеш белән таныш идек, ә райондагы үзгәрешләрне, яңа сафка баскан социаль объектларны үз күзләребез белән күрү – безнең өчен зур шатлык. Аларны җирнең җиде могҗизасына тиңләрлек”, — дип тәэсирләре белән уртаклашты өлкәннәр. Ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев, район хакимиятенә, социаль яклау идарәсенә рәхмәтлә-рен җиткерде. “Безнең, өлкәннәрнең төп бурычы — тормышыбызда барган үзгәрешләр, уңайлыкларны күреп, үткәннәре белән чагыштырып яшьләргә җиткерү. Өлкәннәребезне онытмаган, һәрвакыт ярдәм итеп яшәгән өчен район ветераннар советы “Жилкомбытсервис”, “Теплосервис”, “Энергосервис” ширкәтләренә, район кулланучылар җәмгыятенә, “Арча нефть продуктлары”, АСПК оешмаларына, шәхси эшмәкәр Гарәфиевага, җирле үзидарәләргә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һ.б. рәхмәтле”, — диде. Өлкәннәрне озатып, алар белән аралашып йөргән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, үз чыгышында өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, районда барган төзелеш, төзекләндерү программалары турында сөйләде, мисаллар китерде. “Һәр өлкәдә халык мәнфәгатен кайгыртып эш гөрләп тора. Бурычыбыз — намуслы хезмәт үрнәгендә яшьләргә патриотик тәрбия бирү”, — диде ул. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рамил Гарифҗанов өлкән кешеләрнең тормышларын яхшырту, кайгырту буенча идарәнең эшчәнлеге, район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев советның 9 айлык эш нәти-җәләре белән таныштырды.
Мондый рухтагы очрашулар киләчәккә рух өсти, көч бирә. Декадада гына түгел, өлкән буын вәкилләре һәрвакыт җылы сүзгә, игътибар, якты карашка мохтаҗ. Шуны истә тотып мәрхәмәтле булып яшәсәк иде.
Өлкәннәребезне хөрмәтләүгә багышланган чаралар ун көн буе барачак. Кичә аларга район Мәдәният йортында район үзешчәннәре куйган концерт карау бәхете насыйп булды. Ә бер төркем ветераннар Казанда ветераннар советы оешуга 20 ел тулу уңаеннан оештырылган чарада катнашты. Арчадагы картлар һәм инвалидлар йортында, “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә, Яңа Кенәр мәдәният йортында, шулай ук авыл җирлекләрендә җирлектәге социаль объектлар хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнгән төрле чаралар, концертлар, очрашулар бара. Өлкәннәребез арасында иҗади күңелле, шигъри җанлы, моңлы кешеләр дә шактый. Аларның иҗат җимешләре республика матбугаты битләрендә еш басыла. Арада инде китаплары дөнья күргәннәр дә бар. Мәсәлән, Арчадан Факия Шәрәфетдинова, Яңа Кенәрдән гомере буе мәктәптә вожатый булып эшләгән Әлфия Бәдретдинова шундыйлардан. Ункөнлектә аларның китапларын тәкъдир итү кичәләре дә үткәреләчәк. Ә караучысы булмаганнарга йорт эшләрендә булышырга волонтерлар килә.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз