Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
22.00. Балаларыгыз өйдәме?
2012 елның 3 октябре, чәршәмбе
22.00. Балаларыгыз өйдәме?
2010 елның 14 октябрендә кабул ителгән “Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм хокукый үсешенә зыян килүне кисәтү буенча чаралар турында”гы Татарстан Республикасының 71нче номерлы законы нигезендә 18 яше тулмаган егет һәм кызларга кичке 10нан иртәнге 6 сәгатькә кадәр урамда йөрү тыела.
Балигъ булмаган яшьтәге балаларның үзләренә, аларның ата-аналарына кабаттан бу хакта аңлату максатыннан без район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекнең өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Алсу Айдаровна, мәктәп укучыларының озын җәйге каникуллары үтеп китте. Бу закон ул чорга гына кагылдымы, әллә уку вакытын гына үз эченә аламы?
– Уку вакытында (1 сентябрьдән 31 майга кадәр) балигъ булмаган яшьтәге балаларга кичке 10нан иртәнге 6 сәгатькә кадәр урамда йөрү тыелса, җәйге каникул вакытында, ягъни 31 майдан 1 сентябрьгә кадәр балалар кичке 11дә өйдә булырга тиеш.
–– Димәк, җәйге айларда да сез рейдлар үткәреп, тикшереп, мәктәп укучыларының буш вакытларын ничек, кайда һәм кайсы сәгатькә кадәр үткәрүләрен тикшереп торасыз?
–– Без махсус төзелгән график нигезендә авылларга да чыгып, Арча шәһәрендә дә даими рәвештә рейдлар үткәрәбез. Клублар, мәдәният йортларында да булабыз, урамнарда да йөрибез. Анда бездән тыш участок уполномоченные, район мәгариф идарәсе (мәктәп директорлары да булырга мөмкин), халыкны социаль яклау идарәсе, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәдәният идарәсе, район үзәк хастаханәсе, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе, опека һәм попечительлек бүлегеннән дә вәкилләр катнаша. Җәйге рейдларга мәктәп директорлары Гөлнара Гарипова (икенче мәктәп), Альмира Гатауллина (җиденче мәктәп), Рамил Мөхәммәдияров (беренче мәктәп) та чыкты. Ел башыннан 54 рейд үткәрелде, 39 балигъ булмаган яшьтәге баланың закон таләпләрен бозуы ачыкланды. Җәйге чорда төнлә йөрергә яратучылар авылларда аеруча күп булды. Араларында каникулга шәһәрләрдән кунакка кайтканнар да очрады. 18 очракта ата-аналарга штраф салынды, 15е кисәтелде.
Яңа уку елы башында авыл җирлекләре, мәктәпләр, мәдәният йортлары һәм клублар җитәкчеләре белән яңадан хәбәрләштек. Алар аңлату эшләре алып барырга, ата-аналар комитетыннан бер кеше, укытучы, участок уполномоченные белән бергәләп рейдлар үткәрергә тиешле. Аннан укытучылар һәр ата-анага балигъ булмаган яшьтәге балаларын урамга чыгармаска тиешләре турында кул куйдырталар. Клублар, мәдәният йортларында әлеге законнан эземтә стенага эленергә тиеш. Авылларда клуб мөдирләре һәр баланың ничә яшьтә икәнен белә. Шуңа законны бозган өчен аларга да 3000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф салына.
Без, үз чиратыбызда, профилактик чара буларак уку чорында мәктәпләргә чыгып лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырабыз. Җәен “Шатлык” лагеренда үткәрелгән чарабыз да шушы теманы үз эченә алды.
– Ә балалар законны бозган очракта нинди җәза бирелә?
– Баланың ата-анасы чакырыла һәм беркетмә төзелә. Шунда ук килә алмасалар, икенче көнгә чакыртабыз. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә тиешле нәтиҗә ясала. Беренче очракта кисәтү бирелә яки 500дән 1000 сумга кадәр штраф салына. Ел дәвамында кабатланса, штраф күләме 2000 сумга җитә.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз