Күңелле, шәп вакыйга!

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе
Күңелле, шәп вакыйга!
Яздан бирле барган кыр эшләре тәмамланып килә. Чәчү дә, печән өсте, игеннәрне урып-җыю — бар да мөһим инде алар. Шулар белән бергә ел буе көндәлек акча кертә торган терлекчелек тармагын да игътибар үзәгендә тотарга кирәк.
27 сентябрьдә “Курса МТСы”нда үткәрелгән семинар-киңәшмәдә сүз нәкъ менә шушы тармакны үстерү юллары турында барды. Башта Урта Курса мәдәният йортында сөйләшү өлеше булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов үзенең чыгышында “Курса МТСы” ширкәтенең кыенлыкларга да карамастан, мөстәкыйль рәвештә яшәп, матур уңышларга ирешүен билгеләп үтте. Хуҗалыкның финанс хәле тотрыклы, төзелешләр алып барырга да мөмкинлек табалар.
Терлекчелектә иң авыр вакыт. Малларны торакларга кайтарып бетереп, тулы кыйммәтле рацион белән ашатуны оештырырга. Баш санын киметүчеләргә бюджет ярдәме бирелмәячәк.
Быел “Кырлай” ширкәтендә сөрүлек җирләренең бер гектарыннан 40 мең сум акча алуны планлаштыралар. Бик зур күрсәткеч бу. Сугару юлы белән бәрәңге, яшелчә үстерүне җайга салдылар. Калган хуҗалыклар бушлай бирелгән сугару системасын да файдалана алмадылар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов уңыш культураларын тәрбияләүгә игътибар кирәклеген искәртте. Иң хәтәре — арыш. Дым күп, температура югары булды, куе булып үсте. Анда гөмбә авырулары башланмасын өчен фундозол белән эшкәртергә кирәк.
Киләчәктә ачы туфраклы җирләрне известьлауга игътибар арта. Бөтенләй шөгыльлән-мәүчеләр шулай ук бюджет ярдәменә өмет итә алмый.
Орлыкларны 15 октябрьгә кадәр тиешле кондициягә китереп бетерергә.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров “Курса МТСы” ширкәтендә хисап җыелышларында, башка очрашуларда хуҗалыкның ышанычлы киләчәген булдыру өчен терлекчелек торакларын яңартырга, заманча җиһазларга кирәклеген әйтә килде.
— Сез шулай таләп итмәсәгез, бу эшкә тотынмый да идек, — диде хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. — Менә мондый заманча торакларның барлыкка килүенә беренче чиратта без Сезгә рәхмәтле, урынын сайлаганда да Сезнең киңәш буенча эш иттек.
— Әйе, бик зур эш башкардыгыз, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров яңа ферманы ачу тантанасында. — Мондый төзелешләр хуҗалыкның ныклыгын арттыра, җитәкченең булдыклылыгын күрсәтә.
— Районга инвесторлар килү бик күп нәрсәне уңай якка үзгәртте, — дип дәвам итте Алмас Әминович. — Хәзер игенчелектә һәм терлекчелектәге яңа технологияләрне күрү өчен чит илгә барып йөрисе юк — алар янәшәдәге “Ак Барс-агро” ширкәтендә. Андагы заманча сөтчелек комплексын карарга чит илләр үзләре килә. “Сервис-агро” ширкәте авыл хуҗалыгы өлкәсендә могҗизага тиң үзгәрешләр ясады. Анда хәзер үзе җитештергән продукцияне үзләрендә эшкәртәләр. Тәүлегенә 25 тонна сөт эшкәртә торган цехлары бар, катнаш азык та ясыйлар, рапс мае ясый башладылар.
Ә “Курса МТСы”, авыр елларда да аерым яшәп, бөтенлеген саклап кала алды, бүген дә ул матур итеп эшләп килә. Инде менә 400 сыерга исәпләнгән заманча ферма төзелү — хуҗалыкның киләчәгенә ныклы нигез салу дигән сүз. Урыны, эшләнеше әйбәт, яктылык та тәэмин ителгән, җиһазланган.
— Сарай-Чокырчада да шундый ферма төзи алсагыз, тагын да әйбәт булачак, – диде район башлыгы.
Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов төзелешкә аеруча өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International