Арча районында юбилярларны котлау

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

2019 елның 5 октябрь көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан алтын һәм сапфир юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган чара үткәрелде. Бергә бәхетле һәм озын гомер итү-ул барысына да бирелми торган бәхет. Бәйрәмебез геройлары – Василий Иванович һәм Валентина Алексеевна Лашмановлар, Дамир Йосыпович һәм Мәсхүдә Әхәтовна Гатауллинар авырлыкларны җиңеп, җиңүләргә сөенеп тормыш итәләр. Бүген дә, аларның төп теләге - туган йорт учагын саклап, балаларның уңышларына куанып, иминлектә һәм тынычлыкта яшәү. Юбилярлар ГХАТ бүлегенең Мактау китабына имзаларын куйдылар. Юбилярларны бу матур вакыйга белән котларга балалары, оныклары, туганнары, шулай ук хөрмәтле кунаклар килде. ТОС “Центральный” рәисе Прахов Р.А. юбилярларны котлап бүләкләр тапшырды, Арча муниципаль районының хатын-кызлар оешмасы рәисе Гатаулллина А.М. чәчәкләр һәм ГХАТ бүлеген символик бүләген - сәгать тапшырып, юбилярларга сәламәтлек, иминлек, бәхет теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International