Мәчетләр изге юлга өнди

2012 елның 5 октябре, җомга
Мәчетләр изге юлга өнди
Район мәчетләренең эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итәбез.
Урта Бирәзә авылы мәчетендә тәүге азан тавышы 2003 елда яңгыраган. Аны төзүдә Рүзәл Гәрәевның ярдәме зур булган. Ә бүген мәчет авылдан чыккан эш-мәкәрләрнең булышлыгын тоеп яши. Тиздән зиратны яңа койма белән әйләндереп алырга җыеналар. Мәчетнең эшчәнлегенә куанып, Мисбах хәзрәтне хөрмәт итеп яши биредә халык, намазга да күпләп йөриләр.
Наласа авылындагы ике катлы мәһабәт мәчет 1998 елда эшли башлый. Биредә тәртип булуы шунда ук күзгә ташлана. Намазларга кеше йөри, өлкәннәр һәм балалар өчен укулар алып барыла. Тик зур бинаны җылытуга түләү мәсьәләсе генә кыенлыклар тудыра. Ә мәчетнең яшәеше бары сәдака акчасына.
Урта Аты авылы мәчете узган елның ноябрендә ачылган. Аны эшмәкәр, чыгышы белән шушы авылныкы булган Сәкинә Камалетдинова төзеткән һәм үз күзәтүе астында тота, чыгымнарын түли, авыл халкы белән бергәләп дини аш мәҗлесләре уздыралар.
Утар Аты мәчетен 90нчы еллар ахырында салганнар. Бина яхшы хәлдә. Авыл җирлеге белән бергәләп түбәсен алмаштыру нияте белән йөриләр. Җомга намазларына шактый кеше йөри, ди имам (үзе үк фермер да) Фәнис Мостафин. Яшьләрнең, балаларның мәчеткә йөрүенә куанып бетә алмый ул.
Субаш Аты мәчетенең төзелешендә дә Рүзәл Гәрәевның ярдәме зур. 1995 елда ачылган мәчеткә узган ел пластик тәрәзәләр куйганнар. Территорияләре зур булганлыктан, язын–көзен авыл халкы өмә ясый. 1870 елда төзелгән Орнашбаш авылы мәчете – борынгы тарихыбызны саклаучы биналарның берсе. Ул, 1930 елда мәктәп булып хезмәт итә башлап, 21нче гасыр башын яңадан мәчет булып каршылый. Имам Мөнир Касыймов Әтнә зонасындагы авыл мәчетләре имамнарының өлкәне дә.
Күлтәстә җыелган сәдака акчасына мәчетне калай белән тышлаганнар, эченә берникадәр төзекләндерү уздырылган. Хәзер зират коймасын калай белән тоталар.
Чиканас авылы мәчете дә борынгы мәчетләребезнең берсе, 1898 елда төзелгән. 1994 елны яңадан торгызылган. Биредә халык та йөри, укулар да бара. Яңа Иябаш, Югары Бирәзә мәчетләрендә тәртип, чисталык. Өчиле авылы мәчетенә “Теплосервис” ширкәте һәрдаим ярдәм итә. Биредә гыйлем эстәргә йөрүчеләр күп, аларны ике абыстай укыта.
Яңа Кырлай авылы мәчетенә кергәндә халыкның җомга намазына җыелган чагы иде. Дистәдән артык кеше намаз укыды. Мәчетнең һәр тарафыннан нур бөркелә сыман, имам Вазыйх Гарипов та укымышлылыгы белән үзенә тартып тора. Балалар белән өлкәннәргә 3 абыстай белем бирә. Мәчеттә район башлыгы һәм “Касыйм” ширкәте ярдәме белән төзекләндерү эшләре башкарылган.
Соңгы ун ел эчендә генә дә 50гә якын мәчет ачылып, авылларыбызга иман нуры иңде. Һәр мәчетнең ачылу тантанасында район башлыгы Алмас Назиров катнашып, хәер-фатихасын бирә.
Район җирлегендә эшләп килүче мәчетләрнең имамнары арасында төрле урыннарда гыйлем алучылар бар: Мөхәммәдия мәдрәсәсен — 4, Әлмәттәге Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсәне — 1, Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәне 10 кеше тәмамлаган, 22 имам Арча мәчетендә, калганнары үзлегеннән укып өйрәнүчеләр. “Ләкин бер урында гына тукталып калу ярамый, гел үз өстеңдә, белемеңне күтәрү өстендә эшләргә кирәк, – дип Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәткә мөрәҗәгать итте муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина. — Гомумән, мәчетләргә сәфәрдән күренгәнчә, авыл мәчетләре имамнары белән район мөхтәсибәте арасында тыгыз бәйләнеш булмаганлыгы сизелә, үзара аралашу җитешми, хәтта мәчетләрнең мәхәллә буларак Устав документларының барлыгы да контрольдә түгел, — диде ул. — Мөхтәсибкә мәчетләргә ешрак йөрергә яки, имамнар белән җыелышып, мәчетләргә барып киңәшмәләр уздырырга киңәш итәр идем. Ә дини мәсьәләләргә кагылышлы сораулар квартал саен район хакимиятендә каралачак”.
Комиссия составында хакимият вәкилләренең мәчет эшчәнлеге белән кызыксынып йөрүе имамнар өчен куаныч булды. “Ниһаять, безгә дә игътибар арта”, – дип фикерләрен белдерде алар. Авыл жирлекләренә мәчетләрнең төзеклелегендә ярдәм итү, шулай ук бу эшкә мәктәп укучыларын да җәлеп итү бурычын куйды Л.Осина. Мәчетне дә авыл җирендәге баш-ка социаль объектлар кебек үк контрольгә алырга, ә имамнарның халык белән бергә башкарыла торган күмәк эшләргә катнаштырырга кирәклеген ассызыклады.
Изге йортларның күбесе яхшы халәттә, шактые сәдакага җыелган акчага яши: утка, газга шул акчаларны түлиләр. Мәчетләр газ ягуга да көйләнгән, араларында электр белән җылытылучылары да бар, кайберләрендә утын ягып җылытыла торган мичләр тора. Тик түләүләргә акча җиткерү авыр мәсьәлә. Бу көннәрдә Татарстан Диния Нәзарәте белән “Таттрансгаз” җәмгыяте арасында ягуга түләүне җайга салу турында сүз бара, мәчетләр файдасына хәл ителсен, иншалла. Октябрь башыннан күп мәчетләрдә укулар башланды.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International