Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сәләтлеләргә юл ачык
2012 елның 5 октябре, җомга
Сәләтлеләргә юл ачык
Арча төбәге мәгърифәткә нигез салучылары, талантлы шәхесләре, башкарган эшләре белән үзләреннән якты эз калдырган мөхтәрәм кешеләре белән данлыклы. Татар дөньясында Арча ягы мәдәният, иҗат өлкәсе буенча аерым урын алып тора. Без, Арча җирлегеннән шытып чыгып, матур эшләре, күркәм гамәлләре, тоткан кыйблалары аша халкыбызның күңеленә үтеп кергән шәхесләребез белән горурланып яшибез һәм яшәячәкбез.
Әнә шул горурлык хисе буыннан буынга күчеп, безгә яңадан-яңа үрләр яуларга, сәләтләребезне үстерергә ярдәм итә. Сәләтлеләрнең иҗатка игътибарын арттыру максатыннан район җирлегендә төрле чаралар оештырыла. 2008 елдан башлап үткәрелеп килүче Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясенә конкурс шундыйлар рәтендә. Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Гариф Ахуновның туган көне уңаеннан, аның башкарган изге, игелекле эшләрен дәвам иттереп, район башлыгы Алмас Назиров карары нигезендә районыбызның талантлы яшьләренә (30 яшькә кадәрле) әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә яулаган уңышлары өчен тапшырыла ул премия.
Быел конкурска 14 иҗат эше кабул ителгән. Шуларның 9ы, комиссия тарафыннан уңай бәяләнеп, лауреат исеменә тәкъдим ителде. 2012 елда “Әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия лауреа-ты” дигән мактаулы исемгә 6 яшь талант иясе һәм 3 иҗат коллективы лаек булды. Менә алар: Гөлзилә Гафурова, Алисә Абдуллина, Диләрә Булатова, Арча балалар сәнгать мәктәбенең гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Заһидә Гайфуллина), “Сөембикә” бию коллективы (җитәкчесе Илһамия Гыйләҗиева), Илсөя Галиәкбәрова, Ләйсән Галимҗанова, Арча укучылар сараеның “Хәят” радиостудиясе (җитәкчесе Дамир Таҗиев), Айнур Галимов.
Аллаһы Тәгалә аларның һәрберсенә сәләтне өеп биргән. Кечкенәдән шигырьләр язучы Гөлзиләнең шигырьләре республика газета-журналларында урын ала, үзе исә, төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулауга ирешкән. Алисә дә шигырьләр иҗат итә. Арча укучылар сарае каршындагы “Тукай якташы” әдәби-иҗат түгәрәгендә иҗат серләренә төшенә. Нәфис сүз остасы Диләрә Булатова 8 яшьтә генә булуына карамастан, инде шактый уңышларга ирешкән, күп кенә конкурс-ларда җиңүче, дипломнар белән бүләкләнгән. Ул “Мәдәният” номинациясендә кызыксындыру премиясенә лаек дип табылды. Гармунчылар ансамбле районкүләм конкурсларда гел алдынгы урыннарны яулап килә, республика фестивальләрендә дә казанган уңышлары байтак. Ә “Сөембикә” бию коллективы турында районда ишетмәүчеләр бик сирәктер, мөгаен. Аларның да район, республика күләмендәге уңышлары санап бетерерлек түгел. Илсөя Галиәкбәрова кечкенәдән шигырьләр иҗат итә, төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала. Иҗат юлын әкиятләр, мәкаләләр язу белән башлап җибәргән Ләйсән Галимҗанова, хәзер күләмле хи-кәяләр язып, яңадан-яңа уңышларга ирешә. “Хәят” радиостудиясе 2009 елның сентябрендә оеша. Аның максаты — яшьләрнең төрле яктан сәләтен, осталыкларын ачарга ярдәм итү. 3 ел эчендә ул эфирга 142 тапшыру әзерләп чыгара, “Арча” телерадиокомпаниясе белән тыгыз элемтәдә эшләгәне өчен районның Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Айнур Галимовның иҗаты публицистика номинациясендә Г.Ахунов исемендәге 1 дәрәҗә әдәбият премиясенә лаек булды. Бик яшь килеш язмышның ачы сынауларына дучар булган Айнур төшенкелеккә бирелмичә, иҗат белән яши. Ул “Шәһри Казан” газетасында “Әйтте диярсез” баганасын, язма геройлары белән Интернет аша танышып, аралашып, “Сынаулар аша” рубрикасын алып бара, “Дөнья булгач” сәхифәсенә рус теленнән тәрҗемәләр ясый. 2011 елда Айнур “Бәллүр каләм” журналистлар конкурсының “Дебют” номинациясендә диплом белән бүләкләнгән.
Җиңүчеләрне бәйрәмгә кайткан кунаклар Язучылар берлеге рәисе урынбасары, якташыбыз Вакыйф Нуриев, Гариф Ахуновның кызы, шагыйрә Наилә Ахунова, драматург Данил Салихов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Котдусов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева котлап, хәер-фатыйхаларын бирделәр, яңа иҗади биеклекләргә менүләрен теләделәр.
Тукаебызның: “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!” — дигән сүзләренә әлеге кичә күңелләребезне яңадан бер кат инандырды.
Розалия САФИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз