Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
«Безнең иң яхшы директор-2012»
2012 елның 5 октябре, җомга
«Безнең иң яхшы директор-2012»
90 елга якын тарихы булган Шушмабаш мәктәбе 1923 елда — башлангыч, 1950 елда — җидееллык, 1962 елда — сигезьеллык, 1965 елдан бүгенге көнгә кадәр урта мәктәп булып эшли.
Бүгенге көндә мәктәп база мәктәбе санала, биредә Шушмабаш, Шекә, Илдус, Носы, Сәрдәбаш, Ишнарат, Үгез-Елга, Каратай, Акчишмә, Болгар авылларыннан килеп укыйлар. 195 укучыга 30 укытучы һәм тәрбияче бе¬лем һәм тәрбия бирә. Барлыгы 12 класс-комплект, бер сыйныфка уртача тупланыш — 15 укучы.
Мәктәптә иҗади, конкурентлыкка сәләтле һәм физик яктан сәламәт, хезмәт сөючән бала тәрбияләү максат итеп куелган. Мәктәпнең 2015 елга кадәрге үсеш программасы кабул ителгән.
Мәктәп кадрлар белән 100 процент тәэмин ителгән. 29 укытучының 28е югары профес-сиональ белемле. Иң куанычлысы — 20 укытучы шушы белем йортын тәмамлаган.
Мәктәп күп кенә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Һәр елны яңадан-яңа уңышларга ирешәләр.
6 укытучы “Безнең иң яхшы укытучыбыз — 2011” грантына, 1 укытучы РФ Президенты грантына, 10 укытучы “Безнең иң яхшы укытучыбыз — 2012” грантына ия булдылар. 2 укытучы “Ел укытучысы” конкурсында катнашты, Э.Нуриҗанов “Информатика кабинетлары һәм сайтлар” конкурсында, Ә.Шәймәрданов “Автоһөнәргә өйрәтү остасы — 2012” республика конкурсында I урын яуладылар. 4 укытучы “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе — 2007”, “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе — 2008”, “Иң яхшы биология укытучысы — 2009”, “Иң яхшы ОБЖ укытучысы — 2009” (II урын) исемнәренә ия. Директор Р.Шәймәрданова инновацион технологияләр республика фестивалендә “Мәктәп менеджеры” номинациясендә I урын алды, 2011-2012 уку елында Президент программасы буенча әзерлек үтеп, “Мәгариф өлкәсе менеджменты” белгечлеге алды, “Безнең иң яхшы директор — 2012” грантына ия булды.
Укытучыларның хезмәт нәтиҗәләре хөкүмәт бүләкләре белән бәяләнә: 1 укытучы “Халык мәгариф отличнигы”, 2 — “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, 2 укытучы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2 укытучы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 1 укытучы “Казанның 1000 еллыгы уңаеннан” медале, 1 укытучы, илкүләм проектта катнашып, 100 мең сумлык грантка ия булды.
2011-2012 уку елында мәктәп укучылары, төрле конкурс һәм олимпиадаларда катнашып, муниципаль дәрәҗәдәге Бөтенроссия олимпиадасында — 36, республика дәрәҗәсендәге Бөтенроссия олимпиадасында татар теле буенча 1 призлы урын алуга ирештеләр. Республика конкурслары җиңүчеләре, приз алучылар — 32, федераль дәрәҗәдәге җиңүчеләр, приз алучылар — 11.
Зөлфәт Миннефәр улы Дәүләтбаев җитәкчелек иткән Лесхоз урта мәктәбе яулаган уңышлар:
– 7 укытучы муниципаль, 5 укытучы республика дәрәҗәсендә “Ел укытучысы” конкурсында җиңде;
– 34 укучы — муниципаль, 4 укучы — республика, 2 укучы — Россия, 1 укучы халыкара олимпиадаларда призлы урыннар яулады;
– Россия Федерациясенең иң яхшы мәктәп урманчылыгы конкурсында җиңүче булдылар;
– “Сәламәтлек театры” республика конкурсында 3нче урын;
– 2012 елда “Сәламәтлеккә булышучы мәктәп, алтын дәрәҗәдә” исеме бирелде;
– “Дәресләрдән соңгы мәктәп” республика проектында җиңүче;
– ТРның иң яхшы мәктәп урманчылыгы.
Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе — “Мәгариф” милли проекты кысаларында инновацион программаларны гамәлгә куючы мәгариф учреждениеләре конкурсында җиңгән мәктәпләрнең берсе.
Укучыга югары һөнәри осталыкка ирешүдә һәрьяклап ярдәм итү — мәктәпнең төп бурычларының берсе. Мәктәпнең 2008-2013 елларга үсеш программасы әлеге ихтыяҗны күздә тотып төзелде. Педагогик коллектив 2008-2009 уку елыннан “Мәктәп һәм шәхеснең үзүсеш чарасы буларак шәхескә юнәлдерелгән укыту” дигән проблема өстендә эшли. Төп максатыбыз — төпле белемле, тәрбияле, сәламәт балалар тәрбияләү, аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү. 2011-2012 уку елында укучыларның белем сыйфаты 76,5 процент булды.
Мәктәп 2007 елдан иҗтимагый-математика фәннәрен укыту буенча база мәктәбе булып тора. Соңгы 4 елда мәктәпне 88 укучы тәмамлады, шуларның 6сы алтын һәм 6сы көмеш медальгә ия булды. Әлеге укучыларның барысы да үзләре сайлаган юнәлеш буенча югары уку йортларында белемнәрен дәвам итәләр.
Имтихан нәтиҗәләрендә елдан-ел үсеш күзәтелә, математика, рус теле, физика буенча күрсәткечләр аеруча куа-нычлы. Алар республика, Россия күләмендәге нәтиҗәләрдән югары. 11 сыйныф укучысы Хөсәенова Илзирә Йолдызлар аллеясында үз йолдызын кабызды.
2004 елдан Ашытбаш урта мәктәбе яңа бинага күчте. Заманча җиһазландырылган, уку-укыту эшләре өчен бөтен мөмкинлекләре булган яңа мәктәп — педколлективның куанычы һәм горурлыгы. Бүген мәктәптә 20 педагог укучыларга за¬ман таләпләре югарылыгында белем һәм тәр¬бия бирә. 19 укытучы — югары һәм 2се мах¬сус урта белемле. Аларның 3се югары, 17се — беренче категориягә ия.
Мәктәптә сәләтле укучылар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Соңгы 3 елда 1 укучыбыз Россия күләмендә, 8 укучыбыз республика, 65 укучыбыз район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында җиңү яуладылар.
Мәктәбебезнең уңышлары елдан-ел үсә:
2008 ел — Россия күләмендә “Иң яхшы мәктәп” конкурсы җиңүчесе;
2011 ел — Г.Тукай исеме бирелде;
2012 ел — сәламәтлекне саклау һәм ныгыту буенча алтын дәрәҗәсенә күтәрелде;
2012 ел — “Дәресләрдән соң мәктәп” конкурсында җиңүче.
Мәктәп заман белән бергә атлый, киләчәккә карап алга бара, узганын онытмый, барлый, өйрәнә, системага сала. Мәктәпнең республика мәгариф системасында лаеклы урыны бар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз