Хыялын тормышка ашыра

2012 елның 5 октябре, җомга
Хыялын тормышка ашыра
Берәүләр акча эшләү өчен үзенә шөгыль таба, икенчеләр акчаны максат итеп куймый, тормышын үзгәртеп, төрләндереп җибәрергә тырыша. Төбәк–Чокырчада яшәүче Дамир Хәбиров нәкъ менә шундыйлар исәбенә керә.
Дамир үзе Казаннан, Дәрвишләр бистәсеннән. Һөнәре, эше бар. Инженер–энергетик та, кыйммәтле агачтан мебельләр ясаучы столяр да ул. Хатыны Фирдәвес белән өч егет үстергәннәр. Икесе гаиләле, берсе Мәскәүдә, икенчесе Казанда яши. Әтиләре әйткәнчә, хәзер алар үз көннәрен үзләре күрә.
Казаннан Төбәк–Чокырчага кайтып урнашуы да кызык кына була.
— 90нчы еллар тирәсендә теләге булганнарга йорт төзү өчен участок бирәләр иде. Минем хыялым иде бу. Тәвәккәлләп тотындым, төзедем. Тик аны заводка тапшырып, кире сатып алырга кирәк булды. Миңа аның кадәр акча каян килсен. Шунда Төбәк–Чокырчада участогы белән йорт сатылуы турында ишеттем. Бәясе буенча иң ошаган вариант булды бу. Кайтып урнаштык. Хуҗалыкка электрик булып эшкә дә кергән идем әле. Хезмәт хакы аз булгач, киттем. Хәзергә кадәр Казанга барып эшләп йөрим, — ди Дамир.
Баштарак гаилә кышка шәһәргә китә торган була. Быел Дамир бөтенләйгә кайтып төпләнә һәм күптәнге хыялын тормышка ашыру өстендә эшли башлый.
— Үземнең хуҗалыгымда кош–корт асрау иде минем теләгем. Бик күп махсус әдәбият укыдым, сораштым, киңәшләштем, Интернеттан кызыклы мәгълүматлар таптым. 1989 елда Мәскәүдән бытбылдык йомыркалары сатып алып кайтып үрчетергә тырышып караган идем мин. 40 проценты гына чебиле булды. Аннан ул чорда нәкъ менә аларга бирә торган азыкны табу да кыен иде. Шуңа бу эш тукталып калды. Әмма теләк тә, дәрт тә сүнмәде, — ди әңгәмәдәшем.
Быел Дамир яңадан бытбылдыклар үрчетә башлый. Бүгенгә аларның саны 200 баштан арткан инде. “Алар бик тиз үрчи, 7 атнадан йомырка сала башлый, 17 көннән чеби-ләре чыга”, — ди.
Моның белән генә тукталмый Дамир, төрле токымлы тавык йомыркалары кайтарта башлый. Махсус шушы эш белән шөгыльләнүчеләрне эзләп таба. Йомыркалар кыйммәт икән. Мәсәлән, “Фавероль” токымлысының 1 йомыркасы – 150, “Амрокс”ныкы – 50, “Брама” 80 сум тора. Әмма бәяләр куркытмый Дамирны. Әнә хәзер нинди матур булып үскәннәр. Карап торырга күңелле. Бүген аның хуҗалыгында 12 төрле нәселле кош бар.
— Авыр хезмәт, һәрвакыт табышлы да түгел, әмма күңелгә якын. Әле бу башлангычы гына, — ди Д.Хәбиров. — Миңа акча бервакытта да җиңел юл белән килмәде, тир түгеп таптым. Кем белә, бәлки, киләчәктә бу шөгылем дә файда китерер. Әмма мин бүгенгә булганыннан канәгать. Хезмәттән тәм табам, кошларны яратып карыйм. Буш вакытым юк, диярлек. Кичкә арыйм. Шулай да бу хезмәт миңа рәхәтлек китерә.
Арырлык та шул. 56 сутый җир участогы гына бар. Бер өлешендә бәрәңге үсә, икенчесендә яшелчә, җиләк–җимеш. Крыжовник, карлыган, алмагачтан тыш слива, виноград, груша да бар. Өстәвенә — кошлар. Һәрберсен аерым тотарга, карарга кирәк. Йомырка сала торганнарына җылы кирәк. Чебиләр чыгарганда җылыткыч кулланмый булмый. Өстәмә мәшәкать. Иренми Дамир. Оясын да ясап куя, сугыша башласалар, күчерә, авырсалар, аерым тәрбияли. Бакчасы буйлап таралган ояларның берсеннән берсенә йөреп тә арып бетәдер. Мине дә һәрберсе белән таныштырып чыкты. “Кытай ефәксыман декоратив” нәселе. Үзләре кечкенә, бүрекләре артка киткән, сакалы һәм чигә сакалы бар, томшыгы һәм кикриге зәңгәр. Ите бик тәмле. Сарыкларныкы шикелле мамыгын да алырга була икән.
Кара, сакаллы рус әтәче һәм тавыгы (галан). 4 килограммга кадәр җитәләр. Йомыркалары да эре була.
“Карлик леггорн” токымы да бик кызыклы. 1300–1400 грамм гына булсалар да, күп йомырка салалар. Аз ашыйлар.
“Брама” — ишегалды бизәге. Авырлыгы 7 килограммга кадәр җитә. Матур, аяклары йонлы, озын. “Султанка”, “Амрокс”, “Фавероль”, “Сусекс”, “Зәңгәрсу кохинхин”, “Минорка” нәселлеләре — бар да үзләренчә матур һәм кызыклы, һәрберсе турында күп итеп сөйләп була. Моннан тыш “Мисыр тавыклары” да асрый Дамир. “Аларның, беренчедән, ите диетик, икенчедән, йомыркасы бик файдалы. Кабыгы да нык. Шуңа 2 айга кадәр саклана ала. Әмма очалар, агач башларына да менеп кунаклыйлар, күп “сөйләшәләр”, тавышлылар, — ди ул.
Һәрбер нәсел турында озак итеп, тәфсилләп сөйли ала Дамир Хәбиров. Теләгән кешегә сатып та бирә. “Ашатырларына бик күп кирәк. Аз булса да файда булыр”, — ди. Киләчәктә ишләрен дә арттырырга уйлый.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International