Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Депутатка өмет белән
2012 елның 5 октябре, җомга
Депутатка өмет белән
4 октябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев Арча районында гражданнарны кабул итү үткәрде. Анда муниципаль район башлыгы Алмас Назиров катнашты.
Марат Бариев иң актив депутатларның берсе, ул безнең районда еш була, гадилеге, игътибарлылыгы өчен аны яраталар, очрашуларга да кеше күп килә. Бу юлы да шулай булды. Иң беренче итеп ул иң ерактагы Байкал авылы вәкилләрен кабул итте.
— Безгә юл кирәк, — дип чиратлап сөйләп китте алар. — Авылыбызда заманында ике су тегермәне, ике мәчет булган, хәзер дә бирешергә исәп юк. Авылны саклап калу өчен 4 километр арага юл салырга кирәк, ярдәм итегез!
— Әйе, бу авылга юл бик кирәк, — дип сүзгә кушылды муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Без бу турыда бик күп оешмаларга язып карадык, фәлән елны булырга мөмкин, дигәннән узмыйлар. Бездә әле шундый ук хәлдәге Яңа Ашыт, Урта Сәрдә авыллары да бар.
— Мин бу турыда республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәчәкмен, — дип җавап бирде депутат. Ул авылның бүгенге хәле, яшәеше турында җентекләп сорашты.
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры Эльмира Сафина сүзен әлеге уку йорты эшчәнлеге белән таныштырудан башлады.
— Көчле коллектив эшли, көллият укытучы кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертә, — диде ул. — Әмма аның матди-техник базасы нык тузган, ул 1985 елда хуҗалык ысулы белән, авыл мәктәбе проекты буенча төзелгән, бүгенге көн таләпләренә берничек тә җавап бирми. Соңгы вакытта муниципаль район башлыгы Алмас Назиров булышлыгы белән бераз җиһазлар алынды, әмма бу гына аз. Тулай торакны да ремонтламыйча булмый.
Ярдәм сорап, республика Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрә-җәгать иткәннәр, әлегә җавап юк.
— Соңгы өч елда төрле оешмаларга берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп карадык, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Бу уку йортына ярдәм бик кирәк.
Көллиятнең физик тәрбия җитәкчесе Бари Бакиров спорт инвентарьлары алуда ярдәм сорады: “Аларның күбесе 1960-1970 елларда алынган”, — диде ул.
Марат Бариев нинди инвентарьлар кирәклеген сорап алды, калган мәсьәләләрне дә игътибарда тотарга вәгъдә итте.
Яңа Иябаштан Рәшит Сибагатуллинны авыл урамының начар хәлдә булуы борчый.
— Яңа Кырлай белән янәшәдәге бу авыл урамының шундый хәлдә булуы беребезне дә бизәми, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Моны район көче белән генә эшләп, бюджетка салып булмый.
— Район башлыгы белән без бу мәсьәләне бергәләп уйларбыз, — диде депутат.
Депутатка бу көнне Арча шәһәрендә Боз сарае, яңа Мәдәният йорты салуны тизләтүне, Яңа Ашытка юл салуны, Арча шәһәренең көньяк өлешендәге урамнарга асфальт түшәүне сорап һ.б. үтенечләр белән мөрәҗәгать иттеләр.
Соңыннан “Бердәм Россия” партиясенең Дәүләт Думасындагы депутатлар фракциясе, ТР Дәүләт Советы һәм Арча муниципаль районының вәкиллекле органнары арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул кую булды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз