Арчага көчле чаңгычылар җыелды

2019 елның 18 октябре, җомга

Яңгырлардан соң шимбә көн матур булды. Арча стадионына Казан, Яшел Үзән, Балтач, Саба, Арча районнарыннан иң көчле чаңгычылар җыелды. 132 спортчы чаңгы-роллерларда ярышты. Сарманнан килгән Бөтенроссия категориясендәге судья, 2014 елда Сочида Кышкы Олимпия уеннарында судьялык иткән Шамил Хафизов хөкемдарлык итте.

Безнең районнан ярышка “Арча” спорт комплексы, Иске Кырлай, Ашытбаш һәм Яңа Кенәр мәктәпләреннән, Арча педагогика көллиятеннән килделәр. Ярышлар иртәнге сәгать 10да башланып китте. Чаңгычылар үзләренең көндәшләрен яхшы белә. Безнекеләр Казан, Яшел Үзәннең көчле чаңгычылары белән ярышуны үзләренә абруй итеп саный. Ә республиканың көчле спортчылары Арчадан Алия, Илназ Дияровларны, Фәнүзә Сәләхованы, Ашытбаштан Рүзәл Әүхәдиевны, Булат Шәйхетдиновны һ.б. үзләренә көндәш итеп саныйлар. Арчаның иң көчле 15 чаңгычысы ярышта катнашты. Ярышта мәктәп яшендәгеләр һәм 30 яшькә кадәрле чаңгычылар ярышты. Спорт мастерлары да бар иде. Алар Сабадан килгән 20 яшьтән узган абыйлы-энеле Илназ һәм Алмаз Таиповлар. Сабадагы мөмкинлекләр белән кызыксындык. “Арча стадионы белән сезнекен чагыштырып буламы?” – дип сорадым. “Җир белән күк арасы! – диде алар. – Бездә карт спорт машиналарында шөгыльләнер өчен картодром, махсус йөгерү, йөрү юллары, ике чаңгы базасы... – бар да бар”.

Ярышта Арчаның өметле чаңгычылары Диләрә Фассалова белән Лилия Рәхмәтуллинаны да күрәсе килгән иде. Лилия кияүгә чыкты, диделәр. Диләрә дә чаңгыны ташлаган, дип ишеттек. Чынлап торып спорт белән шөгыльләнәм дисәң, аңа вакыт кирәк шул.

Ашытбаш мәктәбе егетләрен чаңгычы Рүзәлнең әтисе Рәдис Әхмәдиев алып килгән. “Үзем дә чаңгыда йөрим”, – ди Рәдис. 

Иске Кырлай мәктәбеннән физкультура укытучысы Айрат Ситдыйков ярышка биш чаңгычы белән килгән. Алар: Илназ Хөснетдинов, Риназ Сәйфуллин, Азалия Фәйзрахманова, Кәрим Низаметдинов, Диләрә Шакирова. “Авыл җирендә роллерларда йөрергә мөмкинлек бармы?” – дип сорыйм үзләреннән. “Машина юлында йөрергә хәтәр, Арча стадионына килергә тырышабыз”, – диде алар.

Арчаның 5нче гимназиясендә укучы Илфира Мәрдәнова: “Әни, 5нче урынны алдым!” – дип әнисенә килеп сарылды. Илфира бик сөенгән иде. Тырышлык бушка китми шул. “Көн дә шушы стадионга төшәбез, – ди әнисе Роза ханым. – Чаңгыны ярата, яраткач, йөрсен инде дим үзем дә”.  Алда финал! Беренче 8 урынны алганнар тагын ярышачак. 5нче гимназиядән чаңгычы Энҗе Фәйзрахманованың да әнисе Айсылу  биредә. Йөрәк түзәмени! Күрәсе килә...

Финалда стадион шау-гөр килеп торды! Кем уза, кем уздыра! Көчле шәһәр чаңгычылары арасында безнекеләр сынатмады. Финалда Илназ Дияров яшьтәшләре арасында 2нче урынны алды. Сеңлесе Алия финишка килеп җитәм дигәндә генә, кызганыч, таягы сынып, 4нче урынга калды. Фәнүзә Сәләхова 3нче урынны алды.

Соңыннан җиңүчеләр, призлы урыннарны алучылар бүләкләнделәр. Әлеге чараны оештыруга “Металл” ширкәте иганәчелек итте. Чаңгычылар, оешыручылар кайнар ризык белән тукландылар. Мондый ярышлар Арчада тугызынчы елын оештырыла. “Арча” спорт комплексы тренерлары Рәис Камалов, Азамат Идиятуллин да үзләренең чаңгычылары өчен җанатып торды. Арчалар оештыру һәм спортчылары белән дә үзләрен күрсәтә алдылар. Афәрин!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International