Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аны олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
– Әстәгъфирулла, алар да онытмый икән, – дип куйды Мәсрүрә апа бүләкләргә чиксез сөенеп һәм рәхмәтләрен белдереп. – Мине зурлавыгыз өчен Аллаһы Тәгалә үзегезгә дә озын гомерләр бирсен.
Аның да яшьлеге бик авыр сугыш елларына туры килә. Әле сөякләре ныгырга да өлгермәгән япь-яшь кыз бала эшкә җигелә.
– Басудан кайтып кермәдек. Хатын-кызлар көлтә бәйләде. Җайлы эшлисең, дип мине лобогрейкага утырталар иде, – дип искә ала ул елларны Мәсрүрә апа. – Урман кисү, окоп казу да эләкте, торф чыгарырга да җибәрделәр. Бер эшкә дә каршы килмәдем, көчемнән килгәнчә тырыштым, дәртләнеп эшләдем. Бик яраталар иде үземне. “Бүлә торган булса, бүлер идек сине”, – диләр иде егетләр.
Сугыштан соң да Мәсрүрә апа колхозда эшли. “11 ел авыл Советы депутаты булып тордым мин”, – ди горурланып. 1946 елда авыл, алай гына да түгел, Мөсәгыйть исемле күрше егетенә кияүгә чыга.
– Тату яшәдек. Өч бала тәрбияләп үстердек. Бүгенге көнне күрә генә алмады, 1988 елда вафат булды, – диде Мәсрүрә апа.
Хәзер балалары аның иң зур терәге. Мәгъфүрә кызы Казанда яши. Аның да алты оныгы бар инде. Казанда гомер итүче Рифат улы да алты онык үстерә. Ә кызы Мөршидә авылда калган.
– Мөршидә кызым белән яшим мин. Киявем дә бик әйбәт. Өстем чиста, тамагым тук, әни, дип өзелеп торалар, Аллага шөкер, – диде Мәсрүрә Сафина озатканда.
Гөлсинә Зәкиева