– 3 абый сугышта үлде, – дип сөйләде Мөндештә яшәүче Оркыя апа Хәсәнова.
– Самат абый сугышка кадәр өч ел армиядә хезмәт итте. Хаты килде. Танк колоннасы белән бик көчле сугышка керәбез, дип язган иде. Бик зур Днепр күпере аша чыкканда күперне шартлатканнар. Колонна белән су төбенә киткәннәр... Хәбәрсез югалды. Зиннур абыйның 43тә үлгән хәбәре килде. Зәкәрия абый 1945нең 21 гыйнварына кадәр сугышты. Танк эчендә әрәм булды. Әти Кәлимулла шушы хәсрәтләргә чыдый алмый абыйларның хатларын, фотоларын якты... Сугыш елларында әти авыл Советы рәисе булды. Сугышка киткән булсам, ичмасам, халык рәнҗешен алмас идем, дип үзәге өзелер иде. Атлар сугышка китеп бетте. Булганнары күтәрәмгә калды. Сука сукаларга ат, эшләргә ир-ат юк. Бала-чага да, хатын-кыз. Почтада эшләдем. Сугыштан килгән авыр хәбәрләрне әйтергә бик кыен иде. Әле дә хәтерлим, иренең үлгән хәбәрен алгач, Мәрьям апа балалар белән берүзем нишләрмен, тормыш арбасын ничек тартырмын, дип елады. Кечкенә кызы, әни елама, тормышны арбага салырбыз да, син тартырсың, без апа белән артыннан этербез, дип юатканы хәтердә... Аларның берсе дә онытылмый.
Оркыя апага 90 яшь тулды. Балалары җыелган. Юбилярга Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе урынбасары Рәзинә Ризванова Президент В.Путинның, район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды, бүләк, чәчәкләр бирде. Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов шулай ук бик җылы итеп котлады, бүләк, чәчәкләр тапшырды.
Оркыя апа ире Хәйдәрҗан белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. 5 малай, 1 кыз. Бала хәсрәте күрергә дә насыйп була аңа. Быел май аенда Оркыя апа Арчадан бер төркем ветераннар белән Казанга Президент белән очрашуга да бара. Бик күңеле була аның. Сугыш елларында Җиңү көнен якынайтуга аларның да көче бик күп кергән. “Биш киленем дә бик әйбәтләр”, – дип мактый. Киленнәре: “Үзең әйбәт булганга, без әйбәт”, – диләр елмаеп. Оркыя апа бүгенге көненә бик шөкер итә. Килене Дилә белән яши. Оныклар Казанда.
Ире белән алтын туйны үткәрергә насыйп була. Сугыш ветераны 2001 елда 77 яшендә вафат. Оркыя апа Чиканаста туып-үсә. Хәйдәрҗан механизатор булып авылга эшкә килгәч танышалар. Кияүгә чыкканда 18 генә яшь була.
...Өй тулы гөлләр. Шау чәчәктә. “Үзем үстерәм, – ди Оркыя апа. – Гөлләрне бик яратам”. Оркыя апа, гөлләрең һаман да шулай матур, күңелең көр, тәнең сәламәт булсын! Сезгә тиеш әле бик күп язлар!
Румия Саттарова