Арча Укучылар сарае «Яшьләр спорт туризмын сайлый» проектын тормышка ашыра башлады.

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Арча Укучылар сарае 2019 елның июнендә «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында катнашты һәм җиңүче булды.  «Яшьләр спорт туризмын сайлый» проекты кысаларында Укучылар сарае педагоглары спорт туризмы буенча мастер-класслар үткәрәчәк, шулай ук катнашучылар арасында ярышлар уздырылачак. Проект Арча муниципаль районы территориясендә спорт туризмы белән даими шөгыльләнүче балалар санын 300 кешегә кадәр арттыру максатыннан төзелде.

16 һәм 17 октябрь көннәрендә Укучылар Сарае командасы Кәче һәм Курса-Почмак авылларында эшләде.  Мастер-классларга мәктәп укучылары чакырылды. Педагоглар балаларга спорт туризмы, аның юнәлешләре турында сөйләделәр.  Параллель баулар, асылмалы кичү, төшү, күтәрелеш ярдәмендә каршылыкларны җиңү ысулларын күрсәттеләр. Балалар мастер-классларда  тыңлаучы буларак гына катнашып калмадылар,  әлеге этапларны узләре дә уздылар . Мастер-классларда барлыгы 55 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International