Көрәшче Фәргать Мортазин истәлегенә үткәрелгән ярыш әле кичә генә булган шикелле иде, кай арада ике ел үтеп киткән! Бу юлы “Арча” спорт комплексында 2006, 2007 елгы малайлар көрәште. Ярышларга көрәшченең улы Ленар Мортазин иганәчелек итте.
Шимбә көн иртәнге сәгать 10да башланды ул. Көрәшчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләп, уңышлар теләде. Ленар Мортазинга Рәхмәт хаты тапшырды.
Малайлар... Алар туганнан көрәшә. Ярышлар башланганчы һәм беткәч тә йомшак келәм өстендә рәхәтләнеп әүмәкләштеләр. Карап торуы күңелле! Ә көрәш башлангач инде алар җитдиләнде. Көрәшчеләр Арчадан гына түгел, Балтач, Теләче, Саба, Әтнә районнарыннан да килгән иделәр.
– Арчада көчле көрәшчеләр үсеп килә, – дигән бәяне бирде район көрәш федерациясе рәисе Ренат Алеев. – Тренерлар сафы сәләтле яшьләр белән тулыланды. Армиядән Илшат Фазылҗанов, Рамил Хәкимҗанов кайтты. Арчаның 6нчы мәктәбеннән Фәнил Һидиятуллин, Наласадан Фаяз Зарипов шулай ук нык, яхшы тренерлар. Әнә, күрәсезме, Илшат янына балалар ничек сырышкан: димәк, балалар тренерын ярата, ихтирам итә. Шулай булганда гына баланы көрәшне яраттырып, уңышка ирешеп була. Бер уңайдан Яңа Кенәр мәктәбендә укучы көрәшче малайларның нәтиҗәләрен дә әйтеп үтәбез. 32 кг.лылар арасында Айнур Корбангалиев – 2нче, Рияз Шакирҗанов 50 килограмм авырлыктагылар арасында шулай ук 2нче урынны алды. 70кг.га кадәрлеләрдән Рәсим Фәйзрахманов – 3нче урында.
Арчаның 6нчы мәктәбе тренеры Фәнил Һидиятуллин ул көнне көрәшчеләр белән Казанга “Ак Барс” көрәшчеләр сараенда ярышта иде. Әлеге мәктәпнең 2002–2005 елгы яшүсмерләре ярыштан матур нәтиҗәләр белән кайтты. Арчаның 6нчы мәктәбеннән Инсаф Гарипов, Динияр Моратов 2нче урында, Салават Абдеев, Ралиф Сәләхетдинов, Марат Һадиев 3нче урынны яулады. Ә Арчадагы көрәштә шушы ук мәктәптән Булат Шакиров 70кг.лылар арасында 1нче урынны алды.
Шушмабаш мәктәбе көрәшчеләре шулай ук үзләрен күрсәтә алды. Тренерлары Марат Сәлахов тырышлыгы күз алдында. 32 кг.лылардан Айтуган Хәбибрахманов – 1нче, 55кг.да Ильяс Шакиров – 2нче, 60кг.да Рафаэль Ибраһимов – 2нче, 75 кг.да Илназ Ровнейко 3нче урынны алды. Марат Сәлахов Ашытбаш, Яңа Кырлай мәктәбендә укучы малайлар белән дә шөгыльләнә. Ашытбаш мәктәбеннән Рүзәл Фәйзрахманов 36 кг.да – 3нче урын. Ул көнне Казанда “Ак Барс” көрәшчеләр сараенда шушы ук мәктәптән Айнур Фәйзрахманов 2нче урынны яулады. Яңа Кырлай мәктәбеннән Ранил Хәйретдинов 1нче урынны алды. Тренерның куанычы менә шушында инде!
Кәче мәктәбе көрәшче егетләре Дияз Вәлиәхмәтов (65 кг.да) һәм Әмир Вәлиәхмәтов (75 кг.) икесе дә 1нче урынны алды. Тренерлары – Рәис Галиев. Арчаның 5нче гимназиясеннән Илһам Миннәшәев 75кг.га кадәрлеләр арасында 2нче урынны яулады. Тренеры – Фәнис Зарипов.
Биш район көрәшчеләре арасында Арча командасы – 1нче, Теләче – 2нче, Саба командасы 3нче урынны алды. Алда әле ярышлар күп буласы. Өметле көрәшчеләрне күрдек. Урын ала алмаганнарга күңелне төшермәскә – алда җиңүләр күп булыр әле!
Румия Надршина