Рәсми рәвештә үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче Людмила Яшина

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Искә төшерик, 2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгульлек белән шөгыльләнүгә мөмкинлек бирүче закон көченә керде. Билгеле бер кагыйдәләр нигезендә шәхси эшмәкәрлекне рәсмиләштермичә үз эшчәнлегеңне алып баруга юл бу.

Керемеңә карап, дәүләткә салым түлисең, әмма Пенсия фондына взнослар кертү мәҗбүри түгел. Безнең районда 300дән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.

Декларация тутырасы юк. Үзмәшгуль булу өчен салым түләүче буларак исәпкә басарга кирәк.

Людмила Александровнаны без тегүче буларак беләбез. Арчада яши. Эшләгән җиреннән китеп, үз эшен башлап җибәргән.

– 2019 елның май аеннан үзмәшгульлек белән шөгыльләнәм, – дип сөйләде ул. – Тегәм, киемнәрне төзәтәм, чалбарларны, күлмәк, итәкләрне кыс- картам. Менә, күрәсез, аерым бер бүлмәгә урнаштым. Өйдә эшләве кыен. Клиентларның кеше өенә киләсе килеп тормый бит аның.

Людмиланың апасы, әбисе дә тегүче булган. Шуңа да: “Безнең нәселдән килә торгандыр инде ул, – ди. – Тегү эшен яратам”.

Күп эшне башкара торган тегү машинасы алып җибәргән. Әле генә түгел, моннан берничә ел элек. “Ул вакытта бу машина 8 мең сум тора иде, – ди. – Хәзер 25 мең сум тирәсе”. Людмила өйдә дә теккәләгән, заказлар үтәгән. Һәм менә тәвәккәлләгән. “Кыен түгелме?” – дип сорыйм. “Юк, – диде әңгәмәдәшем. – Минем өчен таныш эш. Салымны алдагы айның 25нче көненнән дә соңга калмыйча түләп барырга кирәк. Бу тәртипне сак-лыйм. Хәзер кеше мине белә. Киләләр”.

...Гадәттә яңалыкка шикләнеп карыйлар. Әмма бүген үзмәшгуль булып теркәлгәннәр яңа салым режимының отышлы икәненә инанганнар. Людмила да моңа инанган. “Салымны күп түләмим, – ди ул. – Үзмәшгульлекнең файдасы нидә – әлегә әйтә алмыйм. Әмма шуны яхшы аңлыйм – үз эшеңне алып барасың икән инде, салым инспекциясендә теркәлергә кирәк. Шыпырт кына өйдә эшләп ятсаң, син эшсез булып саналасың, ә эшсезләрнең, минем аңлавымча, күп нәрсәгә хокуклары юк. Шул ук банктан кредит алам дисәң дә...”

Әлеге программа 10 елга исәпләнгән һәм 2029 елның декабре ахырына кадәр дәвам итәчәк. Хөкүмәт әлеге чорда һөнәри керемгә салым күләмен үзгәртмәскә вәгъдә итә.

Без Людмилага уңыш-лар телибез! Людмила, без сезнең янга киемнәрне рәтләтергә килербез әле!

Әлеге салым турында тулырак  https://www.tvoedelo.pro/ сайтында танышырга мөмкин.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International