Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңалыклар
2012 елның 12 октябре, җомга
Яңалыклар
“Колос” мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан якташыбыз, Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи концерты булды. Җырчы тамашачыларга яраткан көйләрен бүләк итте, өлкәннәрнең үзләрен дә җырлатты, биетте. Соңыннан мәдәният йорты директоры Нәсимә Гарифуллина үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы өлкәннәрне чәй өстәле янына чакырды. “Яшь йөрәкләр” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Флюра Шакирова аларны өлкәннәр көне белән котлады, Филсинә Сафина хуҗаларга рәхмәтен белдерде, ә Зөлфирә Габделбәрова, Фәридә Әхмәдуллина, Гайшә Якупова, Гөлнәзирә Тимершәехова яраткан җырларын башкардылар, үзләре чыгарган такмакларны искә төшерделәр.
2012 елда безнең районнан Татарстанның “Горьковец”, “Дельфин”, “Ливадия”, “Васильевский”, Мари Иленең “Лесная сказка”, “Кленовая гора” сәламәтләндерү лагерьларында һәм шифаханәләрендә күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 123 балигъ булмаган бала ял итте. Әлеге сәламәтләндерү учреждениеләренә юлламалар халыкны социаль яклау органнары аша авыр хәлдә яшәүче, гаиләдә кеше башына табыш Татарстанда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумыннан (5160 сум) кимрәк булган гаиләләрдәге балаларга бирелә. Шифаханәләр һәм лагерьларда балалар сәламәтлекләрен ныгыталар, укыйлар, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, бассейнга йөриләр. Кыскасы, күңелле һәм файдалы ял итәләр. Юллама алу буенча тулырак мәгълүмат белән кызыксынучыларга 3-16-36 телефоны буенча шалтыратып яки Мәрхәмәтлек үзәгенә (28 кабинет) мөрәҗәгать итеп белергә була.
4 октябрьдә “Арча” спорт комплексында волонтерлар һәм җиденче мәктәп укучылары арасында волейбол буенча иптәшләрчә үзара ярыш үткәрелде. Ул “Волонтер” ирекле хәрәкәте инициативасы белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм ирекле хәрәкәтне популярлаштыру, аңа яңа кешеләр тарту максатыннан оештырылды. 2:0 исәбе белән волонтерлар җиңү яулады. Соңыннан хәрәкәт кураторы Җәмилә Яруллина халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе исеменнән хәрәкәт активистларына рәхмәт хатлары тапшырды, ярышны үткәрүдә ярдәм иткән тренерлар Фаил Галимҗанов, Ренат Насыйбуллинга, җәмгыять тәртибен саклау буенча “Форпост” яшьләр формированиесе җитәкчесе Рифкать Хәмидуллинга рәхмәтен белдерде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз