Алсыннар, рәхәтен күрсеннәр

2012 елның 12 октябре, җомга
Алсыннар, рәхәтен күрсеннәр
Дәүләт үз гражданнарын төрле программалар аша фатирлы итә. Алар барысы да игелекле максатка юнәлдерелгән. Бу юлы без аларның кайберләренә тулырак тукталырбыз.
1996 елның 21 декабрендә кабул ителгән “Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән калган балаларга социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр турында”гы Федераль закон һәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2007 елның 18 декабрендә гамәлгә кергән “Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне, ятим балаларны, шулай ук беркетелгән тораклары булмаган ятим балаларны торак белән тәэмин итү турында”гы 732 номерлы карары андый категориягә кергән балаларны чираттан тыш торак белән тәэмин итүне күздә тота.
Арча район башкарма комитетының опека һәм попечительлек буенча сектор мөдире Гүзәл Гапдерахманова белән әлеге законның безнең районда ничек үтәлүе турында сөйләштек.
— Әлеге категориягә нинди балалар керә?
— Әтисе, әнисе үлгән яки караучысыз калган (әти-әнисе хокукларыннан мәхрүм ителгән) балалар.
— Безнең районда алар күпме?
— Барысы 100 бала исәптә тора.
— Андый балалар турындагы мәгълүматларны кайдан аласыз?
— Районның һәр мәктәбендә безнең җәмәгать инспекторларыбыз бар, алар белән даими элемтәдә торабыз. Шулай ук полиция, хастаханә, социаль яклау идарәсеннән, авыл җирлекләреннән хәбәрләр алабыз. Урынга барып ачыклыйбыз, андый һәр балага шәхси эш ачыла, бер ай эчендә ул урнаштырылырга тиеш. Баланы кем карый, торак мәсьәләсе турында карар чыгарабыз. Әгәр ул бала мирасчы булса, аңа торак беркетелә, прописка рәсмиләштерелә.
— Әлеге закон нигезендә чираттан тыш торак алуга нинди балалар хокуклы?
— Әти-әнисенең милектә торагы булмаганнар. Аннан йортлары булып, мирасчы булып калып та, бу йорт бик иске, киләчәктә анда яшәү мөмкин булмаганнар.
— Алар фатирны ничә яшьтә алырга хокуклы?
— 18 яшьләре тулгач. Без тиешле документларны әзерләп, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына җибәрәбез, анда сертификат алучыларның исемлеге төзелә. 2008–2012 елларда безнең районда шундый сертификатлар нигезендә 24 фатир бирелде. Яңадан 11 кешегә документлар җибәрдек.
Шунысы бар, мондый фатирлар алганнан соң биш ел эчендә хосусыйлаштырыла алмый, бу аларның ияләренең мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләнә.
23 яшьтән соң мондый категория кешеләр исемлеккә кертелмәвен дә искәртәсе килә. Моны суд карары белән генә эшләп була.
Күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту программасы үтәлеше турында Арча шәһәре башкарма комитеты белгече Мәүҗүдә Мөхәммәдиева түбәндәгеләрне сөйләде.
— Биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр күп балалылар категориясенә керә, — диде ул. — Сертификат алу өчен әлеге балаларның гаилә кормаган һәм яшәү урынында әти-әниләре янында теркәлгән булулары, гомуми торак мәйданы гаи-ләдәге кеше санына бүлгәндә бер кешегә 18 кв. метрдан артмаска тиешлеге шарт булып тора.
— Моның өчен эшне нидән башларга?
— Гаилә башлыгы җирле үзидарәгә торак шартларын яхшыртуны сорап гариза язарга тиеш. Шуннан соң җирле үзидарә вәкилләре урынга барып тикшерә. Чыннан да мохтаҗлык бар икән, бер ай эчендә сертификат алырга тиешле исемлеккә кертү турында карар чыгарыла һәм бу турыда гаиләгә язма рәвештә хәбәр ителә.
— Безнең районда ничә гаилә чиратта тора?
— Узган ел 7 гаилә фатирлы булган иде. Быел 41 гаиләнең 6сы сертификат алды. Торак белән тәэмин итү исемлеккә теркәлгән тәртип буенча гына бара. Фатир алучылар бик канәгать, чөнки аларда бөтен уңайлыклар бар, кайбер гаиләләр Арча шәһәрендәге матур йортлардан ике һәм өч яки ике бүлмәле ике фатир алды.
— Бу уллыкка яки кызлыкка бала алучыларга да кагыламы?
— Әлбәттә, аларның рәсмиләштерелгән булуы гына шарт.
Безгә сораулары булучылар 3–12–35 номеры белән шалтырата ала.
2005 елдан гамәлгә кергән социаль ипотека программасы бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә фатирлы булу өчен иң кулай юл. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Арчадагы төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Ленар Закиров әлеге программаның безнең районда аеруча уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтә. Хәзерге вакытта 400дән артык гаилә фатирлы булды инде. Фонд белән килешү төзегәннән соң уртача ел ярым эчендә арчалылар фатир ала. Бу республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе.
Әлеге программаның өстенлекләре күп. Ул аз керемле бюджет хезмәткәрләренә чагыштырмача арзан бәягә торак сатып алу мөмкинлеге бирә. Бу очракта торакның бәясе үзкыйммәтеннән артмый (1 кв.м — 24000 сум).
Программа яңа гаилә коручыларга аеруча уңай. Һәр туган бала өчен республика бюджеты 200 мең сумны чигерә. Шулай ук ана капиталын (387640 сум 40 тиен) да шушы максатта тотарга мөмкин.
Беренче кертем 10 процент булуга ук (моңа бала акчасы да исәпләнә ала) кеше фатирлы була ала. Мондый программа безнең республикада гына эшли.
Социаль ипотекага чиратка басуның бер катлаулылыгы да юк. Моның өчен ир яки хатынның берсенең бюджет өлкәсендә эшләве, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булулары, ягъни аның торак мәйданы 18 кв. метрдан ким булуы шарт. Моны раслау өчен районның җәмәгать торак комиссиясенә (Арча шәһәр башкарма комитетында урнашкан) яшәгән урыннан хуҗалык кенәгәсе күчермәсе, эш урыныннан белешмә (2–НДФЛ), теркәү палатасы һәм техник инвентаризация бюросыннан белешмә тапшырырга кирәк. Шулай ук кешенең үзендә булган документ-ларның күчермәләре дә сорала. Бу турыда тулырак 3–27–70 (төбәкара вәкиллек) яки 3–12–35 (шәһәр башкарма комитеты) номерлары белән шалтыратып белә аласыз.
Документлар тапшырганнан соң 2 ай эчендә фонд белән килешү төзелә һәм ул кеше социаль ипотека буенча чиратка куела. Килешү төзегәннән соң ай саен 2,5 мең сум акча кертәсе. Кеше фатирында торсаң да күпме түләп барасы бит әле, ә монда фатир үземнеке булачак дип түлисең.
Республикада безнең район кадәр төзегән район юк. Ветераннарны фатирлар белән тәэмин итү программасы да башкаларга үрнәк булырлык, һәркем сокланырлык итеп үтәлде. Гражданнарны тузган торактан күчерү программасы белән дә шулай. Бу программа буенча әле эшлисе дә эшлисе. Район җитәкчелеге дә, төзүчеләр дә төзибез дип кенә тора.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров киңәшмәләрдә кешеләребез тиеш булып та, фатир алудан мәхрүм калмасыннар дип искәртә. Бу турыда белми калган ятим балалар, күп балалы гаиләләр, башка кешеләр юкмы? Андыйлар яңа күчеп кайтучылар арасында булуы да ихтимал. Тиеш икән — алсыннар, рәхәтен күрсеннәр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International