Ничек инде түләмисез?

2012 елның 12 октябре, җомга
Ничек инде түләмисез?
Соңгы елларда республика җитәкчелеге авыл халкы абзарындагы малын киметмәсен өчен күп нәрсә эшләде. Аеруча кырыс килгән 2010 елда сыер асраучыларга хәтта бушлай ашлык бирделәр! Гаилә фермалары төзү, үз эшеңне булдыру программалары барысы да нәкъ әнә шул максатка юнәлдерелгән.
Инде эшләр уңай якка китте дигәндә генә тәгәрмәчкә таяк тыгучылар (бездә алар булып тора) табылды — халык тапшырган сөткә вакытында акча түләнмәүдән зарлана башлады. Элек тә булгалый иде андый хәлләр, әмма бу юлы чаманы аеруча уздырып җибәргәннәр — сөт җыйнаучыларның бурычлары 12 млн. сумга җиткән!
Шушы юлларны язып утырганда телефон шалтырады. Шурабаштан Рәшидә апа Рәхмәтуллина икән.
— Гәҗитләрдә сыерларны бетермәгез дип язалар, ә бездә “Вамин” ай ярым инде сөткә акча түләми. Безнең өч сыер бит әле, — ди.
— Бүген иртән район хакимиятендә нәкъ менә шул турыда җыелыш булды, — дим. — Сөт җыючыларны да чакырганнар иде, авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.
— Безнең сөт җыючы бөтенләй юкка чыкты, — дип дәвам итә әңгәмәдәшем. — Мин аны башта ук шулай булыр дип уйлаган идем, бик ышанычлы күренмәде ул. Акчасын түләрләрме икән инде?
— Түләрләр, кеше акчасы бит ул, — дип тынычландырдым Рәшидә апаны.
— Бу көннәрдә шалтыратучылар аеруча күп, — диде муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина да, нәкъ менә шушы мәсьәләгә багышланган киңәшмәне ачып. — Без сыерларның баш санын киметмәү турында сөйләшәбез, ә халык бездән тапшырган сөт өчен акча түләтүне сорый. Муниципаль район башлыгы Алмас Әминович мондый хәлгә борчылып югары оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.
Акча түләми генә сөт кабул итеп ятучы Арча сөт комбинаты җитәкчелеге чакыруларга, мөрәҗәгатьләргә игътибар бирми, әйтерсең лә алар башка дәүләттә яши. Әлеге киңәшмәдә дә аларның вәкилләре катнашуны кирәк санамады. Ә бит хәлне ачыкларга, хәләл акчаларын ни өчен вакытында ала алмаулары турында халыкка аңлатырга кирәк. Ул акчалар соңгы чиктә хокук саклау органнары тарафыннан барыбер эзләнеп алыначак бит.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов кайсы авыл җирлегендә күпме бурыч барлыгын анализлап чыкты. Сөт җыйнаучылар үзләре дә килеп туган хәлне аңлатырга тырыштылар. Монда мәсьәлә бик гади кебек — халык сөтне җыйнаучыга тапшыра, акчасын да шул түләргә тиеш дип саный. Сөт җыйнаучы — иң беренче чиратта эшмәкәр, ул килеп туарга мөмкин булган хәлләрне алдан чамаларга тиеш. Халык алдында шундый зур җаваплылык алгансың икән — җаваплы була да бел. Әнә Яңасала якларында сөт җыйнаучы Венера Фазылҗанованың кешеләргә бер тиен бурычы да юк, ул кыенлыклар килеп туганда үз акчасы белән исәп-хисап ясап бара.
Кайбер авыл җирлекләрендә сөтне Әтнәдән килеп алалар, акчасын биреп баралар. Яңа Кырлайдагы сөт кабул итү пункты башкарма директоры Илдар Йосыпҗанов безгә китерегез дип тора, тик сыйфаты гына алардагы таләпләргә җавап бирсен.
— Халык турында кайгырту — сезнең төп бурыч, — диде Любовь Осина, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп. — Кайберләрегездә сөт турында төгәл мәгълүматлар да юк, ә бит сез бәяләрне дә, акчаның вакытында түләнүен дә контрольдә тотарга тиеш. Бу мәсьәләгә җиңел карамагыз. Унбиш көннән бу турыда яңадан сөйләшү булачак.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International