Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Уңышлар тырыш хезмәт белән килә
2012 елның 12 октябре, җомга
Уңышлар тырыш хезмәт белән килә
Әңгәмәдәшебез — район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе А.М.Габбасов.
— Айдар Минсабирович, бәйрәм уңаеннан башкарылган эшләргә бәя биреп китү урынлы булыр.
— Әйе, ел тәмамланырга әле шактый вакыт булса да, кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкин инде. Һава торышы бик үк уңай килмәсә дә, игеннәрнең гектарыннан уртача 24,1 центнер уңыш җыя алдык, тулай җыем 133 мең 500 тонна тәшкил итте. Республика буенча өченче күрсәткеч бу.
Җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар зур оешканлык күрсәтте. Урып-җыюны августта төгәлли алдык, бу югалтуларны шактый киметергә мөмкинлек бирде. “Ватан”, “Ак Барс-агро”, “Курса МТСы”, “Кырлай”, “Игенче” ширкәтләрендә эшләр аеруча әйбәт барды, аларда уңыш та югары.
Терлекчеләребез дә сынатмый. Тугыз айда сөт җитештерү 2011 ел белән чагыштырганда — 103, ит — 105 процент тәшкил итте. “Ак Барс-агро”, “Тукай”, “Акчишмә”, “Татарстан”, “Ватан” хуҗалыкларында сөт җитештерү 15–4, “Ватан”, “Татарстан”, “Вамин-Мәрҗани”, “Северный”да ит җитештерү 20–8 процентка артты.
Терлекләрнең баш саны бераз булса да арту ягында. “Вамин-Мәрҗани” ширкәтендә — 356, “Ватан”да — 140, “Северный”да 115 башка арттыра алдылар.
Ел коры килде дисәк тә, хуҗалыклар җитәрлек күләмдә азык әзерләде. “Кырлай”, “Игенче”, “Ак Барс-агро”, “Курса МТСы”, “Ватан” ширкәтләрендә ул аеруча мул әзерләнде.
— Югарыда санап үткән алдынгы хуҗалыкларның эшләү формасы төрлечә булуы игътибарга лаеклы.
— Берзаман авыл хуҗалыгын эре инвес-торлар гына алга җибәрә ала дигән фи-кер өстенлек алган иде. Тормыш моның алай ук түгел икәнлеген күрсәтте. Дөрес, бездә “Ак Барс-агро”, “Кырлай”, “Игенче” ширкәтләре инвесторлар ярдәмендә уңышлы эшләп китте. Аларда алдынгы технологияләр кертелде, куәтле техника кайтарылды. Хезмәт хаклары түләүдә тоткарлыклар юк, халык өчен күп нәрсә эшләнә.
“Кырлай” ширкәтендә җитештерелгән продукцияне үзләре эшкәртәләр, бер мең тонна кишер, чөгендер, 12 мең тонна бәрәңге саклый торган складлар төзелде, рапс, көнбагыш мае ясыйлар.
Өчиле, Утар Аты, Казанбашка ялгыш килеп кергән инвесторлар да булды, алар файдага караганда зыян гына салды. Соңгы вакытта “Вамин” хуҗалыклары белән проблемалар килеп чыкты, кыр эшләрен башкаруда, терлекчелектә кыенлыклар бар.
Шул ук вакытта “Ватан”, “Курса МТСы” ширкәтләре мөстәкыйль рәвештә дә яшәп була икәнлекне расладылар. “Курса МТСы” быел 400 баш сыерга исәпләнгән заманча ферма төзеде.
— Бу урында барысын да кадрлар хәл итә, дип әйтәсе килә.
— Нәкъ шулай. “Ватан”, “Курса МТСы” ширкәтләрен озак еллар җитәкләүче Мансур Әхмәтов, Рәүф Гыйлаҗетдинов, үз коллективларының бердәмлеген саклап, матур уңышлар яулап киләләр. “Ак Барс-агро” ширкәтен оешканнан бирле Шәйдулла Сәлахов уңышлы җитәкли.
“Кырлай”, “Игенче” ширкәтләренең яшь җитәкчеләре Илшат Шакирҗанов белән Илнар Мәгъсүмов та үзләрен уңай яктан күрсәттеләр.
Әйбәт кадрлар һәркайда да кирәк. Иген уңышын җыйнап алуда зур өлеш керткән комбайнчыларыбыз Рафис Җәләлиев (“Кырлай”), Харис Вилданов (“Игенче”), Ринат Нәфыйков (“Кырлай”), Расих Нәҗметдинов (“Игенче”), Әмир Газимов (“Ватан”), Миннефәр Дәүләтбаев (“Кырлай”), шоферлар Радик Галимуллин (“Кырлай”), Шамил Сабирҗанов (“Игенче”), азык әзерләүдә фидакарьлек күрсәтеп эшләгән Илһам Әгъзәмов (“Ак Барс-агро”), Илдус Саттаров (“Вамин-Арча”), Рәшит Габдрахманов (“Татарстан”), туфракта төп эшкәртүдә эшләүче Марат Нуриҗанов (“Ватан”), Хәбир Җәләев (“Игенче”), чәчү комплексларында нормаларын күпкә арттырып үтәгән Данил Рәхимов (“Кырлай”), Айрат Шаһидуллин (“Вамин-Мәрҗани”) һ.б. бик күпләрне горурлык хисләре белән әйтеп үтәсе килә.
Терлекчеләребез дә мактауга лаеклы. “Ак Барс-агро” ширкәтеннән Рауза Газизуллина, Венера Мөхәммәтгалиева, “Курса МТСы”ннан Әнисә Гыйбадуллина, Гүзәл Гайфуллина, “Татарстан” ширкәтеннән бозау караучы Дамир Гыйззәтов, “Вамин-Мәрҗани” ширкәтеннән Нурфия Гыйлаҗиева, “Северный”дан Рәис Шәмсетдинов һ.б. бик күпләрнең хезмәтләре мактауга лаеклы.
Хәзерге вакытта 14 гаилә фермасы эшли. Аларның саны ишәя бара. Шәхси хуҗалыкларында терлек асраучыларга да игътибар, ярдәм арта.
Авыл хезмәтчәннәрен, шушы мөмкинлектән файдаланып, бәйрәм белән котлыйм, аларга сәламәтлек, яңа уңышлар телим!
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз