Арчада гомер итүче Сания Хөрмәтуллинага 90 яшь тулды

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Аны гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова килде.

Сания апа бүгенге көндә кызлары Асия белән Әлфия тәрбиясендә, балаларына рәхмәт укып яшәп ята. Авыр кайгылар кичереп, ирен, ике улын югалткан анага кызларының, оныкларының якын итеп яшәвеннән дә зур бәхет юк.

Хәер, Сания апаны язмыш кечкенә чагыннан ук сыный. Сынмассыңмы, сыгылмассыңмы, янәсе. Сыгылмый Сания, әнисе вафат булганда әле мәктәп бусагасын атлап кермәгән булса да, сеңлесе белән үги әни кулына калсалар да, тормыш авырлык- ларын нәни җилкәсендә күтәреп яшәргә көч таба. Икенче әниләре аларны тагын 5 эне-сеңел белән бүләкли, тик бүгенге көндә беркеме юк инде, урыннары җәннәттә булсын.

Әти-әнисенең колхозда нужа күргәннәрен, сугыш елларындагы җәфа чигүләрен сабак итеп алып, 5 сыйныфны тәмамлаган кыз туып-үскән Аксубай районындагы Новодемкино авылын калдырып, Казанга ФЗӨгә штукатур-маляр булырга укырга китә. Казан аларны Арча егете Гаптрахман Хөрмәтуллин белән очраштыра һәм 1951 елда яшьләр гаилә корып Арчага кайтып урнаша. 4 балага гомер бирәләр: ике малай, ике кыз.

Гомере буе яшьли сайлаган һөнәренә тугры калып, төзелештә штукатур-маляр булып эшли Сания Шәфыйк кызы. Хезмәтенә күрә әҗере — ул “1941-1945 сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны”  медале һәм башка медальләр иясе.

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International