Авылдашым Минсәриянең (Айваннан) Иске Иябашка нинди гаиләгә килен булып төшкәнен күрергә насыйп булды. Кайнанасы Гөлфия апа Абдуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга бардык. Сый-нигъмәтле матур, чиста йорт. Тәртипле гаилә. Сөенеп кайттык.
– Мин кияүгә килгәндә кайнанамның әнисе дә исән иде әле, – дип сөйли Минсәрия. – 10 еллап ике әби белән яшәдек. Рәхмәт, балаларны карарга булыштылар. Минем кызулык бар, Гөлфия әни дәшмәс иде, сабыр кеше.
Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе урынбасары Рәзинә Ризванова Гөлфия апага, юбилее белән котлап, РФ Президенты В. Путинның, район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк, чәчәкләр тапшырды. Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов шулай ук бүләкләр, чәчәкләр белән юбилярны котларга килгән иде. Соңыннан сөйләшеп утырдык.
Иске Иябаш кызы Гөлфия авылдашы Сәфәргә кияүгә чыгып озак тормаган. Улы Сәүбән белән әти-әнисе янына кайтып киткән. “Әти-әнием белән бик тату яшәдек, – дип сөйли Гөлфия апа. – Хәзер шул вакытларны уйлап утырам”. Гөлфия апалар 4 кыз үскәннәр. “Арабызда бер малай булды. Яшь бала вакытта үлде. Әти баланы үлгәч тә күтәреп йөрде әле. Малай кадерле булгандыр инде... Элек балалар үлә иде. Кызлар да... Мин үлмәдем...”
Гөлфия апа колхозда атлар карый, бозаулар да, төрле эшләр башкара. Стажы 40 елга тула. Улы Сәүбән таркторда эшли. 66 яшьтә булса да, бүген дә эшли әле ул. Минсәрия ире Сәүбән белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Абзар тулы мал-туар. Гөлфия апа да, сөбханалла, аягында йөреп тора. Тормышына шөкер итә. Юбилеена оныклары җыелышкан. Язмамны шигырь юллары белән тәмамлыйм. Балалар сөйләвеннән башлыйм:
Алар кечкенә чактан ук
Баш ими эшләгәннәр
Кыенлыклар
алдында да
Бөгелеп төшмәгәннәр.
Гөлфия апа!
Күзеңдәге тормыш
чаткылары
Яшәү яме бирсен
һәркемгә!
Фәрештәләр
сиңа юлдаш булсын,
Изге дога йөртсен
гомергә!
Румия Саттарова