Казаннан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Вәкил вазифаларын башкаручы Венера Камалова, Казан федераль университеты вәкилләре кайтты. Алар кече һәм урта бизнес һәм дәүләт власте органнары белән форсайт-сессия үткәрделәр. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Проблемаларны уртага салып сөйләшкәндә һәм аларны чишә барганда гына тормыш алга бара. Шул максатны күздә тотып җыелдылар да инде.
Эшмәкәрләр түгәрәк өстәлләр артына тезелешеп утырдылар. Һәм үзләрен борчыган проблемаларны күтәрделәр. Башта үзара сөйләшеп, кемне нәрсә борчый – кәгазьгә язып бардылар. Аннан чыгыш ясадылар. Эшмәкәр Назыйм Сибагатов: “Кече һәм урта бизнес вәкилләре белән башка вазифалардан азат булган аерым бер кеше эшләсен иде, – дип үз тәкъдимен әйтте. – 2015 елга кадәр безнең андый белгеч бар иде. Эшмәкәрләр үз кешесенә төрле сораулар белән килә алалар, дәүләт власте органнары белән үзара элемтәдә тору, яңалыкларны белеп бару өчен дә бу бик әйбәт”.
“Сәнәгать мәйданчыгының идарәче компаниясе” ширкәте җитәкчесе Даниял Фәсәхиев: “Безнең сәнәгать мәйданчыгы тулысынча эшли, буш тормый, барысы да яхшы кебек, әмма ни өчендер шәхси сәнәгать мәйданчыгында электр энергиясенә бәяләр дәүләтнекенә караганда ике тапкырга кыйммәт, – дип борчылып сөйләде. – Мин проблеманы даими күтәреп торам, әмма әлегә нәтиҗәсе күренми”. Бу сорауга Венера Камалова җавап бирде. Татарстан Республикасы Президенты Сәнәгать, Икътисад министрлыкларына әлеге проблема буенча субсидия мәсьәләсен карарга йөкләгән. Шулай ук авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүче эшмәкәрләр дә электр бәясенең кыйммәт булуыннан зарландылар. Өчиледән фермер Рәшит Фазлыев: “Элек авыл хуҗалыгы азык-төлеген җитештерүче эшмәкәрләргә электр энергиясе өчен дәүләт 10 процент субсидия түли иде, ичмасам, шул 10 процентны кайтарыгыз!” – диде. “Электр энергиясен җитештерүче өстендә тагын берничә оешма утыра: кем саный, кем тикшерә һ.б. Менә шуның өчен кыйммәт тә ул электр энергиясе!”, – дип фикер йөртте кайберәүләр.
“Сөтнең үзкыйммәте югары, шул бәягә сатабыз да. Ә соляр бәясе кыйммәт”, – дип тә борчылып сөйләде фермерлар. Авыл хуҗалыгына каралган субсидияне кайбер таләпләрне үтәмәү нәтиҗәсендә (узган ел элиталы орлык сатып алынмаган) алып булмавы хакындагы проблеманы да күтәрделәр.
“Арча үзәгендә машиналар куяр өчен урын юк, бу исә безнең бизнеска суга”, – дип тә әйттеләр. “Андый проблема бар, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Бөтен җирләр бүленеп беткән. Әмма без бу мәсьәләне өйрәнәбез, ничек тә хәл итәргә тырышырбыз”. “Соңгы яңалыкларны, мәгълуматларны белмибез. Аралашу җитми”, – дигән фикер белән дә килеште район башлыгы һәм бу кимчелекне хәл итәчәкләрен ышандырды.
Эшмәкәрләр әйткәннәр язылып барылды. Район күләмендә хәл итеп булмаганнарын республика дәрәҗәсендә чишәргә, булмаса, федераль дәүләт органнарына җиткерәчәкләрен әйттеләр. Тамчы тама-тама ташны тишә, диләр. Булмый ул дип, кул селтәргә, дәшмичә йөрергә генә кирәкми. Ә бәлки...
Румия Надршина