Газетабызның узган санында (30 октябрь, №80) “Кеше һәм закон” рубрикасы белән “Кеше алдаган” баш астында язма басылып та чыкты. Язманы әлеге суд утырышында дәүләт гаеп-
ләүчесе булып торган, район прокурорының өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин әзерләде. Рәхмәт Радик Мөдәрисовичка, ул даими рәвештә газета укучыларыбызга гыйбрәтле һәм сабак алырлык мәгълуматлар биреп бара. Югарыда әйтеп үтелгән суд утырышыннан соң дәүләт гаепләүчесенә Арчаның 5нче гимназия укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Бигрәк тә мине мәктәп укучыларының ачык суд эшен тыңлаулары кызыксындырды.
Иң башта кыскача гына суд утырышында нинди эш каралганын искә төшерик. Казан егете Арчаның Совет мәйданы тукталышындагы баганага кредит алуда ярдәм итү турында белдерү ябыштыра. Телефон номеры да языла. Арча районы авылларының берсендә яшәүче хатын ярдәм итәргә теләүче белән элемтәгә керә. Белдерү бирүче әлеге хатынның өенә машинада килә һәм документлар белән бергә аларны рәсмиләштерү өчен 14 мең сум акча да ала. Һәм... юкка чыга. Очрашу билгеләнгән урынга килми, телефоны да дәшми. Хатын үзенең алданганын аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Полиция алдакчының эзенә төшә. Суд алдакчыны штрафка тарта.
Безнең барыбызга да сабак алырлык вакыйга бу. Акча, кредит мәсьәләсендә таныш булмаган кешеләргә ышанмаска гына кирәк тә бит, ышанабыз шул. Мәктәп укучылары өчен бу бигрәк тә алдамыйча һәм алданмыйча яшәргә өйрәнү дәресе булып тора. Алар суд эшен шулкадәр дулкынланып тыңлыйлар, суд утырышы тәмамлангач та тиз генә таралмыйлар, дәүләт гаепләүчесенә сораулар яудыралар. Ник алай ул, ник болай...
Арчаның 5нче гимназиясенең 10 сыйныф укучыларын ачык суд утырышына алып килгән укытучылары Гөлнара Әхмәтханова белән сөйләшәбез. Ул хокуклар белеме нигезләре фәнен укыта.
– Хокуклар белеме нигезләре дәресендә тема теоретик яктан балалар өчен ялыктыр-
гыч булырга да мөмкин, – дип үз фикерләре белән уртаклашты ул. – Ә менә суд утырышы югары сыйныф укучылары өчен менә дигән гамәли дәрес.
– Ә бу кемнең идеясе?
– Минеке, – диде Гөлнара Габделфәртовна. – Моннан 8–9 ел элек мин фикеремне район судьясына әйттем. Судья тәкъдимне хуплады. Менә шуннан без югары сыйныф укучылары белән ачык суд утырышларында катнаша башладык. Балалар гамәли дәресне бик яраталар, соңыннан үз фикерләрен әйтәләр, бәхәсләшәләр. Юрист һөнәрен сайлаучылар да бар. Әлбәттә, без авыр җинаятьләрне карау утырышларында булмыйбыз. Нигездә урлашу, алдау эшләре утырышларын тыңлыйбыз.
Ә яшүсмерләрнең хис-тойгылары чиксез... Исең китә: тәрбиянең нинди чаралары гына юк! Барысы да балалар тәртипле, белемле булсыннар өчен эшләнә. Укытучыларына рәхмәт.
Румия Саттарова