Контроль дә кирәк

2012 елның 17 октябре, чәршәмбе
Контроль дә кирәк
Арчалыларның һәр көне изге азан тавышы белән башланып китә. Биек мәчет манарасыннан яңгыраган азан һәркемгә изге эшләр, хәерле көн тели, күңелләргә сафлык, пакьлек юллый.
Изге йортлар — мәчетләребез бүген нинди хәлдә яши, нинди проблемалары бар? “Менә шушы сорауларга җавап эзләп, кирәк булса, ярдәм итәргә исәпләп, бөтен авыллардагы мәчетләрне йөреп чыктык, — ди Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина. — Кая барма, мәчетләр искиткеч матур, зәвыклы, күңелгә ятыш. Әмма шуңа күңел әрни, кайберләрендә бушлык хөкем сөрә. Мәчеткә йөрүче юк”.
Чиратта — Арча шәһәре җирлегенә кергән мәчетләр. Любовь Осина һәм Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Әһлиев белән аларга юл тоттык. Беренче тукталыш — Арча үзәгендәге төп мәчет. Безне имам Илгизәр хәзрәт Касыймов каршы алды.
— Мин 2001 елның гыйнварыннан монда. Кеше кирәк, дигәч, эшләп карарга булган идем. 10 елдан артып китте инде. Ул чакта мәчеткә 20 кеше йөрсә, хәзер 120–130 кеше җыела, — ди ул.
— Кайбер авылларда мәчеткә имамнан башка кеше йөрми. Сәбәбе сезнеңчә нәрсәдә? — дип сорады аннан Любовь Михайловна.
— Кешене көчләп мәчеткә алып килеп булмый. Алар үзләре тартылырга тиеш. Җитәкчеләр дә изге йортта күренсеннәр иде. Бу үзе зур үрнәк булачак. Аннан моңа кадәр динсез яшәде халык. Сугыштан соң туганнары “дин юк” дип үсте. Моның дөрес фикер булмавын кеше үз күңеле белән аңларга тиеш.
Арча мәчетендә төзек-ләндерү, чистарту, буяу эшләре бара. Җылылык челтәре алыштырылган, 300 мең сумга төшкән. Чиратлап яңа тәрәзәләр куела, яңа су торбалары сузыла. Илгизәр хәзрәт әйтүенчә, бар да сәдака акчасына һәм үзе тапкан иганәчеләр ярдәме белән башкарыла.
Мәдрәсәдә дә ремонт бара. Укучылар саны күп булу һәм сыйныф бүлмәләре җитмәү сәбәпле, “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе бүлмәләре дә мәдрәсәгә бирелгән. Хәзер физкультура дәресләрен үткәрү өчен шәкертләргә спортзал да бар.
— Проблемагыз — кухняда чисталык юк. Ризык әзерләнгән урында мондый тәртипсезлек булырга тиеш түгел. Хуҗалык зур, аңлыйм, аны бер-ике кешегә генә алып баруы кыендыр. Әмма чарасын табарга, ярдәмчеләр, җаваплы кешеләр куярга кирәк, — диде Любовь Осина.
Арча станциясе мәчетенә бу өлкәдә дә, башка яктан да тәртип, чисталык, гөлләр. Җылы бирелгән. Халык яратып йөри. Имам Хәлим Кәримовның абруе да монда зур роль уйный. Ул ярдәмчеләре Расил Шәймуллин һәм Шәрифҗан Шакиров белән мәчетне генә түгел, мәдрәсәне, зиратны да тәртиптә тота. Үзе дә мәчеттән кайтып керми, иганәчеләрен дә таба, төзекләндерү эшләре артыннан да йөри. Хәзер биредә “Арча МСОсы” ширкәте көче белән түбә алышына.
— Муллабыз бик әйбәт. “Нәрсә кирәк?” — дип кенә тора. Шул арада табып та китерә, — ди мәдрәсәдә укытучы абыстай Нурхөдә Хәнәфиева. — Без дә аның сүзен һәрчак тыңлыйбыз.
Сыйныфлар иркен, якты, уңайлы, мебельләр зәвыклы, матур. Ашханәдә чисталык, тәртип.
Күптән түгел генә ачылган станциядәге икенче мәчеттә 4 укытучы дини белем бирә. Аны Равил Баһаветдинов төзеткән һәм хәзер дә ярдәменнән ташламый, коммуналь хезмәтләр өчен түләүне үз өстенә алган.
Айван мәчете кечерәк кенә булса да, бөтен шартлары да бар. “Мәктәп укучылары җыештырып торалар, авыл халкы да ярдәмгә килә. Даими рәвештә мәчеткә 10–12 кеше йөри”, — ди имам-хатыйб Илшат Кәримуллин.
Күпербаштагы “Мәрьям” мәчете матурлыгы белән әллә каян күзгә ташлана. Даими йөрүчеләре дә бар. Арчадан да төшәләр икән. Җәен лагерь эшләгән. 27 бала йөргән. “4 шәкерт кайтарттык. 15 көн яшәделәр. Сөйләшеп, йорт буенча ашаттык. Сәдака акчасына балаларны тукландырдык, аларга бүләкләр алдык, — ди Рәүф Сөнгатов. — Проблемалар булмый калмый инде ул. Аларны хәл итә белергә кирәк.”
— Әйе, проблемалар бар. Бу Арча районы мөхтәсибәтенең эшләве, контрольлеге җитмәве, урыннарга чыгып, мәчетләрнең нинди хәлдә булулары белән кызыксынмавы нәтиҗәсе, — диде Любовь Осина. — Җитәкче үз карамагындагы һәр мәчетне, проблемаларын биш бармагыдай белергә, кайбер мәсьәләләрне хәл иткәндә үзе дә булышырга, кирәк икән, район җитәкчеләре ярдәменә дә таянырга тиеш. Шул очракта гына җитәкченең хезмәте дә күренә, дәрәҗәсе дә була.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International