Без барыбыз да табигать баласы

2012 елның 17 октябре, чәршәмбе
Без барыбыз да табигать баласы
Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Әһлиев Зур Бирәзә авылында яшәүче бер кызыклы кеше турында сөйләде: “Әхтәм Ибраһимов дигән кеше ул. Ел саен бер авыл чишмәсенә бура ясый”.
Зур Бирәзәне үтеп бераз баргач, Казансу буендагы болында гаҗәеп бер күл җәелеп ята, зифа камышлары арасындагы суда үрдәкләр йөзеп йөри, саерак урында челәннәр “тездән” суда басып торып балык сагалый. Ә тау читендә шушы күлне тулыландырып торучы чишмә ага. Быел менә әлеге чишмәне дә “өйле” иткән изге күңелле бу кеше. Сап-сары бүрәнәдән, түбәсе төсле калайдан ябылган әлеге бина табигатьнең бу сихри почмагын тагын да гүзәлләндереп җибәргән.
Озак та үтми безнең арттан Әхтәм (рәсемдә) үзе дә килеп җитте. Гади, ачык йөзле, әмма бик артык җәелеп сөйләшми, мактану дигән нәрсәнең эзе дә юк.
— Балта эшендә мин, — диде ул. — Бура бураганда бүрәнәләр артып кала, утынга жәл, менә шулардан һәр елны бер авыл чишмәсенә бура ясыйм. Зур Бирәзәдә, Наласада, тагын берничә авылда бар инде. Шуларга карап күңелгә рәхәтлек алам.
Шәһәрнең Левитан (элеккеге Яз) урамындагы 9нчы йортта яшәүче Гөлүсә һәм Рәйхан Вәлиуллиннар турында язган бар инде. Арчада беренчеләрдән булып капка төбен шау чәчәккә күмгән кешеләр алар. Ул өйләрендәге, бакчаларындагы хозурлыкны язып, сөйләп бетерерлек түгел. Алар үрнәген күршеләре, урамдашлары эләктереп алуы да әйбәт. 7нче йортта (ике фатирлы) яшәүче Сания һәм Наил Хәйруллиннар, Рамилә һәм Рәсим Сибгатуллиннар, 13нче йортта яшәүче Фирая Фазуллина, 15нче йортта яшәүче Резеда һәм Әхмәт Хәкимҗановлар — әнә никадәр алар хәзер.
— Киләсе елда иң матур урамга да конкурс игълан итәбез, әлегә Левитан урамына тиңнәр юк, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Әһлиев.
Шундый матур үрнәкләр елдан-ел арта бара. Урманлы урамындагы (питомник) 3нче йортта яшәүче Гөлшамия һәм Фоат Хәбибуллиннар быел “Иң төзек йорт” номинациясендә җиңүче булдылар. Зур урамда 44нче йортта яшәүче Рәйсә Кәбирова, 54нче йортта яшәүче Владимир Бабичевский, 62нче йортта яшәүче Дайлә Гыйлаҗиева йортлары, капка төпләре иң матурлар исемлегендә.
Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста, диләр. Билгеле, җыештырмыйча да булмый. “Жилкомбытсервис” ширкәте эшчеләре иртә таңнан урамнар буйлап үтә, төн дәвамында хәйран эш ясап калдыралар аларга. Әле аң дәрәҗәсе бүгенге көн югарылыгында булмаганнар да бар шул. Чүп-чарны машина тәрәзәсеннән генә ыргытучылары да очрый. Автобус тукталышларын төрле белдерүләр белән чуарлаучыларны эзләп оялтырга да туры килә.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров бер киңәшмәдә кайбер төзү оешмалары җитәкчеләренә “асфальтка пычрак ташыйсыз” дип дәгъва белдерде, Интернационал урамында биш катлы йорт төзүчеләрдән үрнәк алыгыз, диде. Дөрестән дә, үткәндә игътибар итегез әле — алай да эшләп була икән бит!
Бар да тәрбиягә, культура дәрәҗәсенә, җаваплылык хисе булуга бәйле. Райгаз, АСПК, “Арча АТПсы”, социаль яклау идарәсе, территориаль казначылык, финанс-бюджет палатасы, “Арча” спорт комплексы, “Водоканал-Сервис”, “Жилкомбытсервис” ширкәтләре, Арча мәктәпләре территорияләрендәге тәртипне, чисталыкны күреп күңелләр ял итә. Агач утыртып, чәчәк үстереп, табигатьне яратып үскән балалар киләчәктә дә аның дуслары булып калыр дип ышанасы килә.
Быел зиратларны төзекләндерү буенча күп эш башкарылды. Шәһәрнең борынгы зираты яңа койма белән әйләндереп алынды. Төбәк-Чокырча зираты коймасының бер өлеше алыштырылды. Айван зиратының коймасын халык үзе акча җыеп яңартты.
Көздән җыештырып калдырсаң, язын җиңелрәк булачак. Күп коллективлар шулай эшли дә. Шәһәр халкы моңа ияләнеп килә, авылларда да калышмаска иде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International