Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча шәһәре һәм Сеҗе авыл җирлеге Советлары, «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 22, 56 статьялары, «Җирле референдум турында» 2004 елның 24 мартындагы 23-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 18 статьясы, муниципаль берәмлекләр Уставлары нигезендә, 2019 елның 24 ноябренә якшәмбе көнне муниципаль берәмлекләр территориясендә гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча җирле референдумнар билгеләү турында карар кабул иттеләр.
Сайлаучылар (җирле референдумнарда катнашучылар) игътибарына шуны хәбәр итәбез: тавыш бирү көнендә үз сайлау участогына (референдум участогына) нигезле сәбәпләр аркасында килә алмаган очракта (чираттагы ял, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм җәмәгать бурычларын үтәү, сәламәтлек торышы), шәхси гариза нигезендә район территориаль сайлау комиссиясе бинасында (Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт, 105 кабинет) 2019 елның 13 ноябреннән 19 ноябренә кадәр эш көннәрендә-16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә-8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәрге вакытта яисә участок комиссияләре биналарында 2019 елның 20 ноябреннән 23 ноябрендә кадәр эш көннәрендә - 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, 23 ноябрьдә шимбә көнне-8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр вакытыннан алда сайлау мөмкинлеге биреләчәк.
Үзең белән паспорт яки паспортны алыштыручы документ булырга тиеш.
Сайлаучы нигезле сәбәп буенча (авыру, инвалидлык) тавыш бирү көнендә шәхсән үзе тавыш бирү урынына килә алмаса, аның тавыш бирү өчен бинадан тыш тавыш бирү мөмкинлеге бирү турындагы язма яисә телдән гаризасы участок комиссиясенә 2019 елның 14 ноябреннән соң, әмма 2019 елның 24 ноябренең 14.00 сәгатеннән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.
Арча районы территориаль сайлау комиссиясе