Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Беренче сәяхәт — Арчага!
2012 елның 19 октябре, җомга
Беренче сәяхәт — Арчага!
18 октябрьдә Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Арча районында булды.
Әле бер генә министрның да алай иртә таңнан килеп җиткәне юк иде бугай. Энгель Фәттаховның озак еллар республиканың иң алдынгы районы булган Актаныш районын җитәкләвен исәпкә алсак, моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки район башлыклары бик иртә уяна.
Мөхтәрәм кунакны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды, Арча төбәгенә багышланган китаплар бүләк итте.
— Моңарчы Арча районы турында телевизордан карап, мәгарифкә, балалар тәрбияләүгә зур игътибар бирелүе турында укып, ишетеп белә идем, — диде министр. — Алмас Әминович белән дә хәбәрләшеп, киңәшләшеп эшләдек. Министр буларак беренче итеп Арча районына килүем дә юкка түгел. Сезнең тәҗрибә киләчәк эшебездә дә бик кирәк булачак.
Беренче тукталыш Чулпан башлангыч мәктәбендә булды. Җыйнак, уңай, җылы, якты мәктәпне яңа министр бик ошатты. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров мондый типтагы мәктәпләрнең күп авылларда төзелүен әйтеп үтте, аларның Чулпандагы кебек бурадан салынганнары да, кирпечтән төзелгәннәре дә бар.
— Авылда ике бала булса да (бер бала булганда Укытучы йорты эшли), башлангыч мәктәп эшләргә тиеш, — диде министр. — Монда үз балаңны күз алдына китерү дә җитә. Башлангыч сыйныф баласы үз авылында укырга тиеш.
Быел ныклап төзекләндерелгән Арчаның 2нче номерлы урта мәктәбе ерактан ук балкып тора. Министрга да бик ошады аның тышкы күренеше.
— Без башта авыл мәктәпләренә игътибар бирдек, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Шәһәрдәге мәктәпләргә чират җиткәч кенә мөмкинлекләр чикләнә төште. Шулай да республика җитәкчелеге ярдәмендә соңгы вакытта Арчаның үзендә дә мәктәпләр яңарыш кичерә.
Мәктәп директоры Гөлнара Гарипова укыту-тәрбия эшчәнлеге, ирешкән уңышлар, матди-техник базаны ныгыту юнәлешендә башкарылган эшләр турында сөйләде. Министр үзе күргәннәрдән бик канәгать калды, кабинетларның җиһазланышына, тирән белем бирү өчен тудырылган мөмкинлекләргә югары бәя бирде.
Энгель Фәттахов белән Алмас Назировны Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте коллективы да бик җылы каршы алды. Директор Эльмира Сафина, кафедра мөдирләре уку йортының эшчәнлеге белән таныштырдылар. Башлангыч сыйныфлар өчен укытучылар әзерли торган бердәнбер уку йорты үз алдына куелган бурычларны уңышлы үти, әмма матди-техник базасы тузган, җиһазлану ягыннан да заман таләпләреннән калыша. Министр аларны игътибар белән тыңлады, көллиятнең мөһим эш башкаруын билгеләп үтте.
Республика Президенты программасы буенча төзелгән “Бәләкәч” балалар бакчасындагы уңайлыклар да бик ошады министрга. Ул тәрбиячеләр белән дә сөйләште, аларның балаларга тәрбия бирүдәге ролен югары бәяләде, киләчәктә хезмәт хаклары да артачак дип шатландырды.
Яңа Кенәр урта мәктәбе быелдан лицей дип үзгәртелде. Аның исеме генә түгел, җисеме дә яңа хәзер. “Бу мәктәпне шушы хәлгә китерү минем хыялым иде, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Республика җитәкчелегенә дә рәхмәт, аңладылар, булыштылар”.
— Мондый уку йортында начар белем, начар тәрбия биреп булмыйдыр, — диде Энгель Фәттахов. — Ике спорт залы гына бар, кабинетлар заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазланган.
Министр Арча төбәгеннән бик күп күренекле шәхесләр чыгуын ассызыклады. “Бөтен татар дөньясының горурлыгы булган бөек Тукай чыккан биредән! — диде ул. — Арча ягы Татарстанның бишеге дисәк тә дөрес булыр. Арча Арча инде ул, бүген дә сез шул югарылыкта торасыз, бик күп эшләр башкаргансыз. Мәгарифтә генә түгел, башка өлкәләрдә дә уңышларыгыз сокланырлык”.
Министр укытучылар белән очрашуда мәгариф өлкәсендәге бурычларга да тукталды.
— Нинди генә реформалар үткәрелмәсен, безнең алда төп өч бурыч тора: беренчесе — балага киләчәктә югалмаслык итеп белем бирү, икенчесе — тәрбияле балалар, өченчесе — сәламәт балалар укытып чыгару.
Энгель Фәттахов озак еллар авыл хуҗалыгы районы белән җитәкчелек итүен, авыл тормышы, яшәеше аңа якын булуын да әйтеп үтте. Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренең Арчага килеп андагы тәҗрибәне өйрәнүләрен дә искә төшерде.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров Энгель Фәттаховка вакыт табып иң беренче итеп Арча районына килүе өчен рәхмәт әйтте: “Без моны районга, аның халкына зур хөрмәт күрсәтү дип кабул итәбез, — диде ул. — Без үзебез дә Актаныш районыннан күп нәрсәгә өйрәндек. Сезгә яңа эшегездә дә уңышлар телибез!”
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Алмас Назиров Яңа Кенәрдәге яңа интернатны ачу тантанасында да катнаштылар, бүләкләр тапшырдылар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз