Игътибар: Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит! " акциясе башланды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Акция җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга һәм аларны медицина буенча булмаган куллануны профилактикалауга җәлеп итү максатларында үткәрелә.

      Әлеге чара балигъ булмаганнар арасында наркомания таралуны кисәтүгә, наркотик матдәләр, психотроп матдәләр, аларның аналоглары, прекурсорлар һәм яңа потенциаль куркыныч психоактив матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләргә тарту фактларын ачыклауга, шулай ук халыкның наркотиклар куллану нәтиҗәләре турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм наркотиклар әйләнешендә катнашкан өчен җаваплылыкны аңлатуга юнәлтелгән.

     Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше, шулай ук законсыз реклама һәм пропаганда фактлары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең дежур частенә 02, 112 телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International