14 ноябрь көнне кичке 6нчы 15 минутта Банк урамында “Шевроле Ланос” машинасы җәяүлене бәрдерә.

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

16 яшьлек кыз бала тән җәрәхәтләре алып Арча үзәк хастаханәсенә озатыла. Бу мәсьәлә буенча тикшерү алып барыла. Авариядә зыян күргән кызның башына зыян килгән (черепно-мозговая травма), хәле уртача авырлыкта. Хәзерге вакытта ул Казан республика балалар клиник хастаханәсендә. Без зыян күрүченең тизрәк савыгып аякка басуын, якыннарына, әти-әнисенә сабырлык, сәламәтлек, авыр сынауны күтәрергә Аллаһы Тәгаләнең көч бирүен телибез.

Шушы хәбәрне ишетүгә йөрәк жу итеп китте. Тагын Банк урамы, тагын кешене бәрдергәннәр. Ни хикмәт соң бу? Күптән түгел генә җәяүле юл аркылы чыгу урынында машина бәрдереп, ике балалы хатын һәлак булды. Хәзер менә тагын шундый хәл. Нинди урын булды бу? Кем гаепле? Транспорт белән идарә итүчеләрме? Сүз дә юк, бик каты йөриләр. Трасса да дип тормыйлар, шәһәр эче дә димиләр. Бармыйлар, “очалар”.         

Җәяүлеләр үзләреме? Игътибар җитеп бетмиме? Әллә сансызлык куәтлеме? Шунда гына махсус юл аркылы чыгу урыны, “зебра”, әмма анда барып торасылары килми, кая туры килә, шуннан чыгалар, туры да түгел, кыегайтып, юлны озынайтып. Безнең күз алдында гына ничә кеше, хәтта балалар белән, тиешсез урында юл аркылы чык-
тылар. Арча үзәгендә ни галәмәт? Аркылысын-буен иңләп йөриләр. Азрак сак- ланырга кирәк бит инде. Үзебездән тыш безнең гомер турында кем кайгырт-
сын. Ашыккан, кабаланган булабыз. Бик ашыгып машина астына эләксәң, кирәк җиргә вакытында барып җитә аласыңмы соң?

Әллә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан контроль җитеп бетмиме? Я булмаса җитәкчеләр тиеш-
ле чараларны күрмиме?

Шушы сорауларга җавап эзләп, урынга чыктык һәм мөмкинлекләрне барладык. Шунда гына автобус тукталышы. Җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыны. Мелиоратор ягыннан килгәндә ясалма күтәртмә бар. Арча үзәгеннән менгәндә дә ясалган ул, тик анысы зебрадан хәйран гына ерак. Куркыныч тудыра торган бернәрсә юк сыман. Аномаль урын дип әйтеп булмый. Димәк, бу юл һәлакәтләре шулай бер-бер артлы туры гына килгән?!

 

Җитәкче фикере

Шулай да юл хәрәкәте куркынычсызлыгы сагында торучылар бу хакта нәрсә әйтер икән? Әлеге сораулар белән без Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең
ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗинга
мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, шушы тирәдә соңгы вакытта бер-бер артлы ике юл һәлакәте булды. Беренчесе юл аркылы чыгу урыны турысында һәм транспорт белән идарә итүче гаебе белән. Ә монысында җәяүле үзе гаепле. Беренчедән, җәяүлеләр өчен тротуар бар. Бу кыз бала машина юлы кырыеннан барган һәм зеб-
рага 30-40 метр кала тиешсез урында юл аркылы чыккан. Дөрес, бу әле төгәл мәгълүмат түгел, тикшерү бара. Шулай ук зебрада да як-якларына каранып тормыйлар, куркыныч янамавына инанып бетмиләр, юл чыга башлыйлар. Нинди хәл булмас? Туктап бетсен машина, аннан юлыңны дәвам ит. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 4.5 маддәсе нигезендә махсус көйләнмәгән юл аркылы чыгу урыннарыннан якынлашып килүче машинаның нинди ерак-
лыкта булуын, аның нинди тизлектә килүен, куркыныч тудырмавын аңышып беткәннән соң гына җәяүлеләр машина юлыннан чыгарга тиеш. Бу кагыйдәне бозучылар бик күп. Төрле урында юл аркылы чыгып, турыдан гына да түгел, кыеклап йөриләр, алар үзләренә генә куркыныч тудыралар бит. Өстәвенә кайберләре колакларына наушниклар тыгып, кулларына телефон тотып, башка капю-
шон киеп йөри. Ул очракта машина кычкыртканы да ишетелми. Быелның ун аенда гына да районда 248 җәяүлегә беркетмә төзелде. Узган ел ул сан 196 булган. 26 процентка арткан.

 

Контрольне югалтмаска кирәк

– Транспорт белән идарә итүчеләр арасында да, хәтта җәяүлеләр юл аркылы чыгу урынында да, җәяүлеләргә юл бирмәүчеләр еш очрый. Аннан бик кызу да йөриләр...

– Әйе, килешәм. Җәяүлеләрне генә гаеп- ләргә теләмим. Хәзер
юллар яхшы, күбесендә чит ил машиналары. Нинди тизлек белән баруы сизелми. Шәһәр эчендә бары 60 километр/сәгать белән генә йөрергә рөхсәт ителә. Штрафы 20 километр/сәгать өстәлеп, 80 километр/сәгатьтән башлап салына. Яхшылабрак уйласаң, бу инде зур тизлек санала. Шуңа шоферларга да тиешле тизлек белән генә йөрергә, шул ук вакытта һава шартлары, күрүчәнлек, хәрәкәтнең нинди булуына да игътибар итәргә кирәк. Руль артына утырганнар икән, алар һәрвакыт үзләре идарә иткән транспорт чарасы хәрәкәтен контрольдә тотарга, куркыныч туган очракта тизлекне киметә, хәтта туктап кала алу өчен мөмкинлек тудырырга тиеш. “Тоннель” операцияләре вакытында 10 айга 322 җәяүлеләргә юл бирмәгән шоферга беркетмә төзелде. Узган елның шушы чорында ул 191 булган. 68 процентка арткан.

 

Яктылыкны көчәйтергә кирәк

– Без юл һәлакәте булган урыннарны видеога төшереп инстаграмга куйган идек. Көн дә шул юлдан йөргән кешеләр, транспорт белән идарә итүчеләрнең фикерләре белән кызыксындык. Барысы да урамнардагы караңгылыкка басым ясый. Сез бу хакта ничек уйлыйсыз?

– Бу урынны мин куркыныч участок дип бәяләмәс идем. Көз үзе үк күзне алдый торган вакыт. Бик иртә караңгы төшә. Беренче кар яуганчы шулай булачак. Шуңа аны истә тотып транспорт белән идарә итүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә бик сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Яктылык кайтаручы элементлар булуы кемгәдер түгел, ә кешенең үзе өчен уңайлы. Кибетләрдә бар, кыйммәт тормый. Дөрес, алар шәһәрдән читтәге юлларда файдалану өчен. Ә шәһәргә килгәндә, бу фикерләр белән килешәбез һәм җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннарын яктыртуны көчәйтергә уйлыйбыз.

Редакциядән. Юлларны яктырту, юл билгеләре кую, ясалма күтәртмәләр ясау район башкарма комитеты карамагында. Фикерләр, тәкъдимнәр булганда аларга мөрәҗәгать итә аласыз.

Ә зебраны ясап куюның үз нормативы бар. Аларның арасы 200-300 метр-
дан да ким булмаска тиеш. Безнең шәһәрдә алар болай да бик еш эшләнгән. Аннан әлеге урында икенче яктан да ясалма күтәртмәлек ясамый булмас, дигән фикергә килдек.

Тәрбияне әти-әниләр башларга тиеш

– ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан контроль ничегрәк? Пропаганда алып барыламы?

– Пропагандага без бик зур урын бирәбез. Даими рейдлар, ай саен “Тоннель” операциясе үткәрәбез. Алдагысы Арча үзәгендә кичке якта үтәчәк һәм анда җәяүлеләр игътибар үзәгендә булачак. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча вакытлы матбугатта 259 мәгъ-
лүмат бирелгән. Узган елга караганда 43 процентка күбрәк. Мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар оештырабыз, катнашабыз. Безнең эш кайберәүләр уйлаганча штраф салу гына түгел, юл хәрәкәте кагый-
дәләрен бозучыларны барлау, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын кисәтү. Өч юл-патруль хезмәте бар. Участок инспекторлары ярдәмгә килә. Көчтән килгәнчә эшлибез. Тик безнең тырышлык белән генә булмый. Тәрбияне балачактан ук әти-әниләр башларга тиеш. Бар нәрсә, беренче чиратта, кешенең үзеннән тора.

Шушы мәсьәлә буенча район башкарма комитетында да сөйләшү булды. Юл хәрәкәтен техник яктан җайга салу буенча эш алып барырга кирәклеге турында әйтелде. “Беренчедән, җәяүлеләргә юл аркылы чыгу өчен махсус ясалган урын – зебраны 10-20 метр югарырак, Мелиоратор ягына таба күчерергә кирәк. Чөнки ул беркая да бармый, юл кырыена, пычракка, икенче яктан тротуарга чыга, җәяүлеләргә уңайсызлык тудыра. Өстәмә яктырткычлар кую да үзеннән- үзе сорала. Аннан өстәмә ясалма тигезсезлек кирәк. Әлегесе зебрадан ераг-рак урнашкан”, – диелде киңәшмәдә.

Бу хакта шәһәр башкарма комитетында ни  уйлыйлар?

– Бу урында диодлы яктырт-
кычлар тора инде. Икенче елга зебраны 10-20 метр өскәрәк күчерәчәкбез. Быел эшләп булмый. Чөнки 5 градус салкыннан соң юл тамгасы сызыгы тормый. Тик бернәрсә борчый, аны кая күчерсәк тә, җәяүлеләр ул урыннан чыкмый, төрле җирдән йөри. Алар да юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакласыннар иде, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов.  

– Светофор кую мәсьәләсен күтәрергә уйламыйсызмы?

– “Жайга салынмаган җәяүле юл аркылы чыгу урыннарын диодлы яктырткычлы юл билгеләре белән төзекләндерү” программасына кертеп карыйбыз. Республикада расланса, киләсе елга эшлибез.

“Энергосервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтга-
лиев
хәбәр итүенчә, алар бу урынга өстәмә яктырткычлар куйганнар инде.

Республикакүләм киңәшмәдә шулай ук яктылык кайтаручы элементлар турында да сүз булды. Аларны шәһәрдән читтә генә түгел, шәһәр эчендә дә куллану комачауламас иде. Бигрәк тә хәзер, көзге чорда. Ул үзебезнең иминлегебез өчен кирәк. Яктылык кайтаручы элементларны Яңа ел бүләкләре белән бергә бирү турында да  сүз барды киңәшмәдә.

Авариядә зыян күргән кыз баланың әтисе Сәрдәбаш авылыннан Вячеслав Егоров белән дә элемтәгә кердек.

– Надежда педагогика көллиятендә беренче курс-та укый иде. Башына кан сауган, баш артындагы сөякләре сынган, умыртка сөягенә зыян килгән. Томография үткәргәннәр. Өченче көн сөйләшкәндә әле үзгәреш юк, дигәннәр иде. Аның өчен вакыт кирәк, диләр табиблар. Бүген төнлә йоклаган үзе. Ут, тавышка реакциясе әйбәт. Үткәннәрне хәтерләми. Кешеләрне танып сузып булса да сөйләшә.Үзем 17 ел рульдә. Бер кешене дә гаепләмим. Бәрдергән кешенең дә хәлен аңлыйм. Ул хастаханәгә дә бара, иртән дә, кичен дә килеп җитә, безгә дә шалтырата, ярдәм кирәкмиме, дип сорап тора. Тиешсез урыннан чыккан, дигән фикер белән генә килешеп бетәсе килми. Бер дә алай йөрми иде. Хәтерләмәгәч сорашып булмый, – диде ул. – Надежда бер фатирда тора иде. Шул фатир хуҗасын да алты ел элек нәкъ шушы урында машина бәрдереп үтергән булган. Бик караңгы ул тирәдә, диләр барысы да. Башка шундый хәлләр булмасын өчен вакытында чарасын күрер-гә кирәк инде.

  Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International