Вакыт аяусыз, районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары да 21 генә калган инде. Аларга Җиңүнең 75 еллыгын да күрергә язсын.

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев Иске Кырлай авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әнвәр ага Камаловка “Белоруссияне немец басып алучылардан азат итүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” дигән медаль тапшырды.

Күптән түгел генә Әнвәр абый белән 95 яшь тулу уңаеннан очрашкан идек... Кунакларны көтеп ала ул. Әле дә: “Корреспондент буламы?” – дип сорады”, – ди Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов. Әнвәр абыйның “Гасырга тиң гомер елгасы” дигән китабы да бар. Кызык- лы, мәгълүматларга бай китап. “1943 елның 5 июлендә немецларга каршы сугыш башладык. Сугышның беренче көнендә үк дошманны 25 километрга чигендердек. Мондагы  сугыш бик каты булды. Немецлар ягыннан мең, безнең яктан мең танк кара-каршы сугыштылар. Бик күп солдатлар үлде. Монда тупларны ут ноктасына имин алып чыккан өчен мине “Батырлык өчен” медале белән бүләкләделәр. Курск сугышларын башлап, күп җирләрне немец илбасарларыннан азат итеп, Орел, Курск, Брянск, Карачев шәһәрләрен азат иткәч, безне Брянск шәһәрендә вагоннарга төяп, август ахырларында тагын Новгород өлкәсенә – Великие Луки дигән шәһәргә алып бардылар. Аннан без Невель дигән шәһәрне азат итеп, Белоруссиягә таба  – Городок, Витебск шәһәрләрен азат итеп киттек. Шушы сугышларда, Белоруссиядә, мин яраланып  госпитальгә кердем”, – дип яза ул.

Бу көнне  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Арча шәһәрендә яшәүче сугыш ветераны Мәсхүт  Галиевка да шундый ук медаль тапшырды.

Мәсхүт ага 1923 елда Түбән Оры авылында туган. Аны 1941 елның декабрендә унынчы сыйныфны да бетертмичә фронтка алалар. 15 көнләп кенә әзерлек үткәч сугышка озаталар. Башта поезд белән баралар. Немец самолетлары бомбага тота, җәяүләп китәргә туры килә. Урман эченнән төне буе атлыйлар, 250 километр баралар. Аяклары суелып, канап бетә. Сазлык-
лы җирдә сугышканда якында гына снаряд шартлый, аның башы яралана. Аларны дошманнар чолгап ала, кире чигендерәләр. Мәетләрне җыйганда Мәсхүтне табып алалар.

Госпитальдән чыккач сугышуны дәвам итә егет, Польшада, Германиядә кабат яралана. 1945 елның язында Эльба елгасы буенда АКШ солдатлары белән очрашалар.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International