Арчаның сәнгать мәктәбендә үзенчәлекле проектка старт бирелде.

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Укытучы Альбина Фатыйхова тәкъдиме һәм мәктәп коллективы тырышлыгы белән биредә тәүге тапкыр телевизион каналда баручы “Тавыш. Балалар” проектының милли юнәлештәгесе узды. 

Проектның максаты – татар халкының моңын балаларга таныту, халык җырларын профессиональ дәрәҗәдә башкару иде.

ТАССРның – 100, Арчаның 90 еллыгына багышланган “Арча сандугачы” район татар халык һәм этник җырлар бәйге-фестивалендә катнашырга районыбыз җирлегендәге мәктәпләрдән 7 яшьтән 14 яшькә кадәрле 26 бала килгән.

Бәйге шартына килгәндә, өч остаз – Арча сәнгать мәктәбе укытучылары, төбәкара, республика, Бөтенроссия, халыкара конкурслар лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара конкурс дипломанты, композитор, күп җырлар авторы Артур Хафизов, республика, төбәкара, Бөтенроссия конкурслары лауреаты, “Күңелле балачак” кызлар ансамбле җитәкчесе Альбина Фатыйхова һәм шулай ук республика, төбәкара конкурслар лауреаты Алена Ганиева, катнашучы сәләтле балалар арасыннан үз командасына өчәр бала сайлап алды һәм алар белән ай дәвамында яңа җыр-лар өйрәнеп, декабрь аенда узачак Гала концертка әзерләнә. Җиңүчегә Арча шәһәрендәге грант-студиядә бушлай 1 җыр яздыру мөмкинлеге биреләчәк (студиянең җитәкчесе дә Артур Хафизов).

Остазлар балаларны тәүге тапкыр тыңлаганда “сукыр” сайлау белән тыңлады. Җырлавын ошаткан балаларга остазлар шундук йөз белән борылды. Катнашучылар арасында искиткеч тавыш ияләре бар иде, кайсылары хәтта җырның беренче юлын башкарганда ук тавышлары белән әсир итеп, остазларын борылырга мәҗбүр итте. Сайлап алынучылар арасында Ашытбаш мәктәбеннән Чулпан Гарифуллина,  Иске Ашыт мәктәбеннән Индира Карәмова, Арчаның 2нче мәктәбеннән Розалия Гапдерахманова (аларны Альбина Фатыйхова өйрәтәчәк), Казанбаш мәктәбеннән Адилә Гатауллина, Курса-Почмак мәктәбеннән Ислам Галәветдинов, Наласа мәктәбеннән Илсөяр Шаһиева (аларны Алена Ганиева сайлады). Арчаның 2нче мәктәбеннән Гөлүсә Гарифҗанова, Яңа Кырлай мәктәбеннән Илшат Фәтхетдинов, Сеҗе мәктәбеннән Айзирәк Хисмәтуллина (аларны Артур Хафизов әзерләячәк) бар.

Гала концертка әзерләнү өчен әле бер ай вакыт бар. Барлык катнашучыларга да уңышлар юлдаш булсын һәм биредән музыка өлкәсендәге сукмакларына эз салынсын. 

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International