«Бала хокук дөньясында» республика мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсы беренче тапкыр 2014 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән оештырылды. Конкурс инде алтынчы ел рәттән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина эгидасы астында үткәрелә. Бу юлы тантананы Бала хокуклары Конвенциясен кабул итүгә 30 ел тулуга багышладылар.
Конкурсны оештыручылар-Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы. Конкурсны оештыручылар булып шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе һәм «Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы»иҗтимагый оешмасы тора.
Ел саен бәйге Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә.
Конкурсның максаты-республикада балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен иң яхшы яктан тәэмин итү, балалар һәм яшьләрне мәгълүмати-хокукый яктан агарту, аларның социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыру, хокукый грамоталылыкны һәм хокукый культураны үстерү, уңай рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру, шулай ук үсеп килүче буынның иҗади сәләтләрен үстерү.
2019 елда жюри хөкеменә 328 видеоролик тәкъдим ителде, конкурста 1 меңгә якын бала катнашты. Җиңүчеләргә видеороликлар ясаучыларга дипломнар һәм 20 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.
Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, быел жюрига аеруча күп эш ошаган, шуңа күрә алар тагын 15 авторны махсус призлар белән бүләкләргә булган. Бу эштә «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Шаян ТВ» һәм «Эфир» телеканаллары, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Татарстан» телерадиокомпаниясе, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары советы, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары ярдәм итте.
Безнең район балаларының эшләре дә билгеләп үтелде. Арчаның 1нче мәктәбе "Светофорчы" ЮИД отряды әгъзаларының «Тормышка Хокук» социаль видеоролигы, Наласа урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының «Юлда уяу бул» видеоролигы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең махсус призлары һәм дипломы белән бүләкләнде. ЮХИДИ идарәсенең ТР буенча начальнигы урынбасары полиция полковнигы Пономарев Алексей Валерьевич призлар һәм Диплом тапшырды һәм балаларга шундый мөһим һәм кирәкле эштә уңышлар теләде. Ул балаларның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча бурычларны үтәүдә эшләрен дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. Арчаның «Нур» балалар телестудиясенең «Лайфхаки от Алисы» видеоролигы да махсус бүләк белән бүләкләнде.