Бурыч кими, әмма...

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
Бурыч кими, әмма...
20 октябрьдә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина шәхси хуҗалыклардан җыйналган сөт өчен акча түләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда авыл җирлекләре башлыклары, сөт җыйнаучылар катнашты.
— Бу турыда ике атна элек сөйләшкән идек инде, — диде Любовь Михайловна. — Уңай якка бераз үзгәреш булса да, телефоннан шалтыратулар кимеми, халык сезнең эштән канәгать түгел.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов әнә шул ике атна эчендә кемнең нәрсә эшләвенә анализ ясады. Сөт җыйнаучылар ике атнада ике млн. сум чамасы бурычларын киметә алганнар. Алар арасында вакытында исәп-хисап ясаучылар бар. Апаз авыл җирлегеннән И.Газизов, Р.Гарифуллин, Наласадан Р.Сибгатуллин, Яңа Кишеттән Р.Мортазина, Яңа Кырлайдан Г.Хәйретдинов, М.Газизов, Түбән Атыдан Г.Садриев, шәхси эшмәкәр Әхмәтханова, Шиһабеддинов, Урта Курсадан Ф.Хаҗиев, Иске Кырлайдан Ф.Миннуллина, Ташкичүдән Р.Сибгатуллин, Яңасаладан В.Фазылҗанова әнә шундыйлардан. Алар халыкның хәлен аңлап, күрсәтелгән ышанычны югалтмау өчен үз акчаларын булса да түләп киләләр. Җәүдәт Әхмәтханов (Түбән Аты) халык белән көндәлек исәп-хисап ясап бара. Ә бит күбесенең Арча сөт комбинатыннан аласылары шактый суммага җыйнала.
— Халык ашлык алу, балаларны мәктәпкә әзерләү өчен азмы-күпме акча булмасмы дип өметләнгән иде, бүген дә юк акча, — дигән сүзләрне сөт комбинаты җитәкчеләренә юллыйбыз. Комбинатның халыкка бирәчәге 10 млн. сум чамасы. Әлеге бурычлар артында күпме хезмәт, күз яшьләре һәм сезнең адреска яуган рәнҗеш сүзләре ятуын онытмаска иде.
Сөт җыючылар арасында акчасын алып та, аны халыкка бирергә “оныткан” кешеләр дә бар икән әле.
Берничә ай буе акча түли алмаган урынга һаман сөт тапшыруны дәвам итү шулай ук бик гаҗәп. Авыл җирлекләре башлыклары кая карый? Бүген әнә көнендә акча түлим дип торучылар бар.
Әлеге ике киңәшмә дә аңлашу, сәбәпләрне ачыклау рухындарак үтте. Әмма эш инде сөйләшүдән узып бара, халыкны алдарга ярамаганлыкны аңларга теләмәүчеләргә һаман аңлатып тормаслар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International