Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Балаларга бүләк
2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
Балаларга бүләк
Урта Пошалым мәктәбе әле бүген дә яңа салынган кебек. Соңгы елларда балалар саны гына кимеп бара. Район башлыгы Алмас Назиров аның бушаган өлешендә балалар бакчасы ачарга тәкъдим итте. Һәм менә узган атнада аны ачу тантанасы булды. Анда муниципаль район башлыгы Алмас Назиров катнашты.
— Бина нык, урыны матур, бүлмәләре чиста, җылы, шартлары булдырылган. Укып, тәрбия алып, Ватаныбызның лаеклы уллары, кызлары булып үссеннәр, сау-сәламәт булсыннар, — диде ул.
Алмас Әминович бүләк итеп сертификат тапшырды, төзүчеләргә рәхмәтен белдерде. Шомартучы-буяучы Тәнзилә Бикмуллина, слесарь-сантехник Руслан Нутфуллин, эшче Артур Вәлиуллин Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
— Мин авылга 1987 елда килдем. Башта тәрбияче булып эшләдем, 1995 елдан балалар бакчасын җитәклим, — ди Рәйсә Хөснетдинова. — Килгән елдан алып бакча агач бинада булды. Искергән иде инде. Бу балалар бакчасы нәниләргә зур бүләк. Безгә 2 яшьтән алып 6 яшькәчә 13 бала йөри. Алар өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Йокы, уен, чишенү, ашау бүлмә-ләре якты, иркен. Район җитәкчеләре ярдәме белән яңа урындыклар, өстәлләр алдык, тәрәзәләргә пәрдә-ләр элдек. Балалар сау-сәламәт кенә булсыннар.
Бөтен уңайлыклары булган мәктәп ашханәсендә Рәхилә Җиһаншина үзләренә тәмле ризыклар пешерә. Ишегалдында матур итеп эшләнгән уен мәйданчыгы бар. Балаларына мондый уңайлыклар тудырган өчен әти-әниләр дә бик шат һәм район җи– тәкчеләренә рәхмәтле.
Мәктәп бинасында фельдшер-акушерлык пункты ачылуы бик әйбәт. 23 еллык эш стажы булган фельдшер Сания Идиятова хәзер янәшәдә генә.
— Безнең өчен балаларыбыз сау-сәламәт булса, тырышып укыса, йөзгә кызыллык китермәсә, зур бәхет. Мондый балалар бакчасы ачылу — икеләтә сөенеч, — дип, Дилә Сафина әти-әниләр исеменнән җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Балалар үзләре дә бик матур чыгыш ясады.
“Арча МСО”сы ширкәте баш инженеры Раушан Фатыйхов балалар бакчасы мөдире Рәйсә Хөснетдиновага символик ачкыч тапшырды.
Тантанага ата-аналар, авыл халкы җыелган иде. Күрше авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары да мондый бәйрәмнән читтә калмаган. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева, район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Гөлсинә Исламова да шунда. Муниципаль район башлыгы авылның киләчәге турында әнә шулай кайгыртып йөргәндә хуҗалык җитәкчеләренең әлеге вакыйгалардан читтә калуы гаҗәп. Халыктан аерылган, бүгенге көн белән генә яшәүче җитәкче абруйлы була алмый.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз