Узган шимбәдә ЗУЭС коллективы агач утырту буенча өмә оештырды

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
Узган шимбәдә ЗУЭС коллективы агач утырту буенча өмә оештырды (рәсемдә).
— Алмас Әминович урман хуҗалыгы директоры булып эшләгәндә Татарстан тәҗрибә станциясеннән мамыгы булмаган, аллергия бирми торган тирәк агачлары (38нче номерлы дип йөртеләләр) кайтарткан иде, — ди җитәкче урынбасары Марат Корбанов. — Алар бик әйбәт үсеп китте, ботактан да яхшы үрчиләр, менә без шуларның ботакларын утырттык.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиада алдыннан яшелләндерү буенча өмәләр үткәрүне хуплады. Шәһәребездә дә шундый өмәләр активлык белән үтте. Безнең редакция коллективы да үз өлешен кертте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International