Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Халыкка кирәкле булып яшәргә
2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
Халыкка кирәкле булып яшәргә
20 октябрьдә торакны сафка кертү буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин республикада ел ахырына кадәр 777 мең кв. метр торакны файдалануга тапшырырга кирәклеген әйтте.
Киңәшмәдә шулай ук социаль ипотека, ветераннарны фатирлар белән тәэмин итү, авыл клублары, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү һ.б. программаларның үтәлеше турында да сүз барды.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, киңәшмәне дәвам итеп, районда торак төзелеше буенча планнарны уңышлы үтәү өчен эш темпын арттырырга кирәклеген искәртте. Бигрәк тә шәһәрнең көнбатыш өлешендәге күп катлы йортларны төзү озакка сузылды.
Район башлыгы ике-өч ел элек төзелгән йортларның торышы өчен дә аларны төзегән оешмалар җаваплы булуын искә төшерде. Стеналар буйлап су агарга, нигезләр ярылган булырга тиеш түгел. Махсус комиссия соңгы елларда төзелгән биналарны карап чыкты, булган кимчелекләрне бетерү сроклары билгеләнде. Бу таләпне әлегә “Жилкомбытсервис” һәм “Водоканал-Сервис” ширкәтләре генә үтәде.
— Халыкка кирәкле булып яшәргә өйрәнегез, — диде Алмас Әминович. — Халык алдында җавап бирәсегез дә булыр.
2013 елдагы эшләргә быелдан нигез салып калдыру мөһим. Аларның күләме быелгыдан ким булмаячак. Мәктәпләр ремонты күләме артыр дип көтелә. Беренче чиратта Шушмабаш мәктәбе, Төбәк-Чокырча һ.б.
Шушы ук көнне муниципаль район башлыгы Алмас Назиров “Ак Барс-агро” ширкәтендә булды. Ул Сикертән авылында яңа клуб төзелешенең барышы белән танышты (рәсемдә). Ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов авыл халкының бу вакыйганы бик шатланып кабул итүен әйтте. Һәм ул бөтен халык төзелешенә әйләнгән дә. Аны “Арча КСМы” ширкәте төзи, аларга хуҗалыктан кирәкле бөтен ярдәм күрсәтелә. Быел нигезен салып калдыралар, иртә яздан тулы көчкә эшләү мөмкин булачак.
— Сабантуй көнендә яңа клубны ачарга һәм шуннан Сабантуйга! — диде Алмас Әминович.
— Сез әйткәнчә булыр ул, — диде Шәйдулла Сәлахов тыйнак кына итеп.
Сүзләре эштән аерылмый аларның. “Строй-Сервис” ширкәте (хәзер “Арча КСМы”) Сикертән мәктәбен дә 52 көндә төзеп биргән иде. Аннан район башлыгы әйткән тәкъдим турында башкалар уйланып йөргәндә, Шәйдулла Имамович аны тормышка ашырып та куя. Сикертәндә балалар бакчасы ачу, Курса-Почмакта урта мәктәпне саклап калу белән дә шулай булды.
Сикертән клубы 300 урынга исәпләнгән, нәкъ станциядәге клуб проекты буенча төзеләчәк.
Район башлыгы фермаларда эшләрнең торышы белән дә танышты, терлекчеләр белән сөйләште, киңәшләрен бирде. Ташкич фермасында сыерлар чиста, тәртип. Сикертәндә әле көтүдән соң элек күреп күнеккән тәртипкә ирешә алмаганнар. Алмас Әминович күптән түгел генә семинар үткән “Северный” хуҗалыгын искә алды. Анда азыкны да эшкәртеп бирәләр, тәртип тә ел фасылларына карап үзгәреп тормый.
Ташкич терлекчеләре, авылга асфальт юл килүгә чиксез шатлануларын әйтеп, Алмас Әминовичка рәхмәтләрен җиткерделәр.
— Минем дә кайчан да булса Ташкичкә асфальт юл килер дип уйлаганым да юк иде, — диде Шәйдулла Сәлахов.
Әйе, тормыш алга бара, Сеҗе урамында асфальт җәеп кенә калмаганнар, ике яклап тротуар да ясаганнар. Монысының әле бер авылда да булганы юк иде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз