Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов киңәшмәдә катнашучыларны үзара салым акчасына шәһәрдә башкарылган эшләр белән таныштырды.
Бу программа бездә 2016 елдан эшли. 4 елда шәһәр халкыннан барысы 20 миллион сум акча җыелган. Республика бюджетыннан өстәлгәч ул 100 миллион сум була. Әлеге акчаларга Казансу елгасы яр буйлары тәртипкә китерелгән, урам утлары (барысы 1132 яктырткыч, 7 километр үткәргеч, 122 ут баганасы), видеокүзәтү системалары (“Казансу” һәм Җиңү паркы, вокзал биләмәсе) куелган. Шәһәр һәм аңа караган авылларда барысы 48 урамга (20 км) вак таш җәелгән, Арчадагы 5 чишмә, 6 контейнер һәм бункерлар кую мәйданчыклары төзекләндерелгән. Моннан тыш, агымдагы елда 9 янгын сүндерү гидрантлары куелган.
Бу уңайдан район башлыгы оешма, предприятие җитәкчеләрен коллективларда үзара салым программасының әһәмияте турында аңлату эшләре алып барырга һәм 24 ноябрьдә шәһәрдә узачак референдумда актив катнашырга чакырды.
– Күргәнегезчә, үзара салым акчасының һәр тиене исәптә. Аны дөрес файдалану тикшерү органнарының күз уңында. Бу акчаларны фәкать референдум бюллетеньнәрендә күрсәтелгән максатларда гына файдаланып була, – диде Илшат Нуриев.
Рөстәм Касыймов киләсе елда үзара салым хисабына нинди эшләр башкарылачагын да әйтеп китте. Тулы исемлек белән сез безнең сайтыбызда таныша аласыз. Шунысын гына искәртеп китик, бу исемлек халык җыеннарында әйтелгән тәкъдимнәр нигезендә төзелгән. Аларның иң мөһимнәре: урамнарга вак таш җәю, урамнарны яктырту, гид-
рантлар кую һәм контейнер мәйданчыкларын тәртипкә китерүне дәвам итү.
Хөрмәтле арчалар! Республика бюджеты ярдәме белән үзебез яшәгән тирәлекне тәртипкә китерү, тормыш дәрәҗәбезне күтәрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйк! Андый мөмкинлек Рәсәйдә бөтен җирдә дә юк, кадерен белик. Сезне 24 ноябрьдә узачак референдумда актив катнашырга һәм туган төбәгебездә яшәүне тагын да уңайлырак итәргә тавыш бирергә чакырабыз.
Р.S. Киңәшмәдә шулай ук җирле салымнарны (милек, җир, транспорт) җыю турында да сүз булды. Аның соңгы срогы – 2 декабрь. Бу турыда газетабызның киләсе санында тулырак язарбыз.
Исрафил
Насыйбуллин